tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугалылар “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Алабугалылар “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Алабугалылар “Татарча диктант” акциясенә кушылды

10 сентябрь көнне Алабуга районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, югары һәм урта белем бирү уку йортлары (КФУ, Мәдәният көллияте, техникум, медицина училищесы,балар бакчалары,мәктәпләр,мәчет «Татарча диктант – 2021» дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылды. Үзәк китапханәнең уку залында китапханәчеләр, студентлар һәм теләге булган һәркем ирекле рәвештә һәм бушлай татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды.
“Татарча диктант”та Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Равил кызы Ягудина да катнашты һәм акциядә катнашучыларны җылы сәламләде. Кунаклар арасында Алабуга муниципаль районының Бөтендөнья татар конгрессы оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Гайфиевна, Алабуга муниципаль районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова бар иде.
Акциянең максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзек буенча язды. ​ Текстны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды. Акциядә катнашучылар ТНВ-Татарстан телеканалында барган трансляцияне тыңлап, диктант яздылар.
Өченче ел рәттән акцияне Үзәк китапханәдә Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фатыйхова Гүзәл оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*