tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Телебез дөрес булсын!
Телебез дөрес булсын!

Телебез дөрес булсын!

2021 нче ел Туган телләр елы дип игълан ителде. Афәрин! Димәк, бу елны без, татар халкы һәм Татарстан дәүләте җитәкчеләре, туган телебезнең абруен күтәрү – аннан тулырак, иркенрәк файдалану, аны дөрес куллану, үзебез дә яхшырак өйрәнү һәм балаларга да өйрәтү өчен кулыбыздан килерлек бар нәрсәне дә эшләргә тиеш.Без, шушы изге максатны истә тотып, телебезне куллануда шактый күп ялгышлар хөкем сөрүен исәпкә алып, бу язмабызда мәгърифәтчеләребезнең игътибарын бүгенге көндә телдән һәм язма сөйләмебездәге хаталарның чыннан да күп булуына юнәлтү, алардан арыну юлларын күрсәтү бурычын куйдык.

Телдән файдалану һәм телне куллану төшенчәләре сөйләшү, сөйләү, уку-укыту, газета-журналлар, китаплар язып чыгару һәм аларны уку, төрле эш кәгазьләрен тутыру, радио-телевидение тапшыруларын әзерләп эфирга чыгару һәм аларны тыңлау, карау, театр, концертлар кую һәм кайбер башка гамәлләрне аңлата. Һәм, камил акыл белән эш иткәндә, бу гамәлләрнең барысы да, дөрес телдә башкарылырга тиеш. Әмма чынбарлыкта алай ук килеп чыкмый, әлбәттә. Сөйләм, сөйләшү теле үзенең хасияте, табигате белән ирекле, контрольгә авыр бирелә торган булганлыктан, анда тел ияләре тарафыннан гомуми кабул ителгән кагыйдә-нормалардан читкә тайпылулар күбрәк була. Ләкин бу безгә сөйләгәндә һәм сөйләшкәндә дә телебезгә ни килсә, шуны кулланып эш итәргә ярый икән дигән сүз түгел: тәрбияле кешенең сөйләме дә мөмкин булганча дөрес, әдәпле, нигездә, әдәби тел кысаларында башкарылырга тиеш.

Телнең иң дөрес кулланылыш өлкәләре – матур әдәбият, дәреслекләр, мәгълүмат чаралары, ягъни матбугат, радио-телевидение, театр һәм рәсми аудиторияләр, җәмәгать урыннарында чыгыш ясаулар. Боларда тел һәрвакытта да катгый рәвештә иң дөрес, үрнәк, ягъни әдәби формасында кулланылырга тиеш. Әмма, аяныч, бу таләп һәрвакытта да һәм һәр урында да үтәлеп җитми.

Сөйләм-сөйләшү телен исәпкә алмаганда, хәзерге вакытта татар теле аеруча нык бозылып кулланыла торган өлкәләр – мәгълүмат чаралары дип аталган матбугат һәм радио-телевидение. Газеталарда һәм радио-телевидение тапшыруларында туган телебезнең әдәби кагыйдә-нормаларын бозып куллану очраклары күп меңләгән. Мәсәлән, бу язма авторының күптән түгел басылып чыккан «Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм» дигән китабында гына да 6 меңләп шундый күренеш теркәлгән. Асылда, алар тагын да күбрәк.

Телебезне кулланудагы күпсанлы ялгышларны һәм алардан арыну юлларын бәян итә башлаганчы, мәкаләне укучыларда каләм ияләре турында бары тик тискәре фикер генә барлыкка килмәсен өчен, шуны искәртеп куйыйк: ул ялгышларда алар гына гаепле түгел, бу хәлнең башка җитдирәк сәбәпләре дә бар.

Төп сәбәп укытуда: мәктәптә татар теленә, башка предметлар, мәсәлән, рус теле, математика белән чагыштырганда, икенче дәрәҗәдәге дисциплина итеп карау хөкем сөрә. Шуңа күрә аны сыйфатлы итеп өйрәтүгә таләпләр йомшаграк, укучы, мәктәпне тәмамлап чыкканда, татар теленнән имтихан да бирми. Ягъни ул телен белсә ярый, белмәсә дә зыян юк кебегрәк караш урнашкан. Аннан килеп, мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең барысы да татар журналистларына телне, яхшы белеп, дөрес куллануларына югары таләпләр куеп җиткермиләр, күрәсең. Журналистлар, үзләре җитештергән продукциясе теленең сыйфатлы булуы өчен, тиешле җаваплылык хисе сизмиләр, телләренең дөреслеге өчен тиешенчә борчылмыйлар, уку йортында биреп җиткерелмәгән тел белемен үзлегеннән күтәрү, камилләштерү белән җитәрлек дәрәҗәдә шөгыльләнмиләр яки моңа бик үк исләре китми, ахрысы, дигән нәтиҗә ясарга туры килә. Шулай да ничек кенә булмасын, журналистны, үзенең төп эш коралы теленең югары сыйфатлы булуы өчен, җаваплылыктан беркем дә азат итәргә тиеш түгел.

Бүгенге татарча мәгълүмат чараларында телне бозып куллану күренешләренең күп булуының, тагын бер җитди сәбәбе каләм ияләренең күбесенең дөрес тәрҗемә итә белмәвендә. Мәгълүм булганча, илебездә тормышның барлык өлкәләренә дә караган бөтен әһәмиятле информация, төрле халыкларга, нигездә, рус теле аша ирештерелгәнлектән, руслардан башка кешеләр аны үзләренә күпчелек очракта шушы телдән тәрҗемә итеп алалар. Безнең татарча матбугат һәм радио-телевидение дә, мәгариф тә, әлбәттә, үзләренә кирәкле мәгълүматның күбесен рус теленнән тәрҗемә итеп ала. Ләкин бу эшне башкаручылар, тәрҗемә итү һөнәренә махсус өйрәтелмәгәнлектән, гадәттә, күп хаталар җибәрәләр: кайчакта оригиналның мәгънәсен дөрес бирмиләр, күбесенчә татар телен бозып язалар һәм сөйлиләр. Шулай итеп, монда ике ялгыш күренеш: татар һәм рус телләрен бөтен үзенчәлекләре белән белмәү һәм аларны берсеннән икенчесенә дөрес тәрҗемә итү тәртибен үзләштермәгән булу күренешләре, бергә кушылып, татар телендәге информациягә зур хилафлык китерә. (Бу ялгышларның ничек барлыкка килүе язмабызның алдагы урыннарында мисаллар белән ачык итеп күрсәтелер.)

Хәзер телебез кулланылышындагы проблемалар хакында әйтелгән фикерләребез дәлилле булсын өчен, бүгенге газета-журналларда, төрле китапларда, радио-телевидение тапшыруларында һәм сөйләмебездә аеруча күп очрый торган тел ялгышларының кайберләрен карап китәрбез һәм укучыларга аларның әдәби дөрес вариантларын тәкъдим итәрбез.

Бүгенге көндә язма һәм сөйләмә телебезнең ялгыш кулланылуы очраклары, әйтелгәнчә, күптөрле һәм күпсанлы. Бигрәк тә еш очрый торганнары шушылардан гыйбарәт: кайбер сүзләр, тәгъбир-әйтелмәләр (сүзтезмәләр) ялгыш мәгънәләрдә китерелә, сөйләмдә сүзләрнең мәгънә бәйләнеше бозыла, сүзләрнең семантик бәйләнешенең грамматик чаралары дөрес билгеләнми, кайбер очракларда татар теленең табигый сүз төзелеше бозылып ясалган лексик чаралар кулланыла, алынма сүзләрдән дөрес файдаланылмый, фигыль сүз төркеме формалары дөрес кулланылмый, диалектизмнар һәм гади сөйләм сүзләрен куллануда ялгышлар бар, кайчакта сөйләмдә табигый сүз тәртибе бозыла, сүзләрнең стилистик кулланылышында хаталар китә, телнең кайбер авазлары ялгыш әйтелә, сүзләрнең дөрес язылышы кагыйдәләре бозыла һәм башка төрле хаталар ясала.

Сүзләрне дөрес мәгънәсендә куллана белмәү соңгы елларда телдә таралган тупас ялгышларның берсен тәшкил итә. Аларны бер мәкаләдә генә язып бетерү мөмкин түгел, шунлыктан кайберләрен генә күрсәтү белән чикләнәбез.

Авыл, авыл советы, берләшмә һәм башка шундый мәгънәләрдә хәзер, рус телендәге поселение сүзен ялгыш тәрҗемә итеп, җирлек сүзен кулланалар: «Бу авыл җирлегендә берничә милләт вәкиле яши» («Бу авылда … яши» кирәк); «Күгеш җирлеге халкы яңа клуб көтә» («Күгеш авылы халкы…» яки «Күгеш халкы…»); «Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы…» (дөресе – «Алан-Бәксәр авылы башлыгы…»). Җирлекнең башлыгы була алмый: җирлек чын татарча – җир, нигез, төс, фон, чыганак, нигез, шарт, мөмкинлек мәгънәләрендәге сүз.

2020 нче елда, мәгълүм сәбәпләр аркасында, үлем-җитемнәр күп булды. Бу уңайдан газеталарда якты дөньядан мәңгегә киткән кешеләр белән аерылышу мәгънәсен хушлашу сүзе белән белдереп язалар. Мәсәлән, «…диктор Илфат Абдрахманов белән хушлаштылар». Бу – тупас хата. Хушлашу ул – исән кеше белән саубуллашу, ә үлгән кеше белән яки үлем алдындагы кеше белән бәхилләшәләр.

Кайбер каләм ияләре ярлы, фәкыйрь, мохтаҗ, авыр хәлле кешене хәерче дип атый: «Җитәкчелек хәерчеләр санын киметмәкче» (дөресе – «…ярлылар санын киметмәкче»). Хәерче ул ярлы түгел, ярлы хәерче дигән сүз түгел.

«Бакча нигъмәтләрен кышка туңдырабыз». Кешеләрне һәм башка җан ияләрен генә туңдырып була, ә җансыз нәрсәләрне туңдырмыйлар, өшетәләр, катыралар. Безнең кайбер журналистларыбыз хәтта әйбер бәясен дә катырып куялар: «Хөкүмәт… үсемлек мае бәясен катырырга җыена» (дөресе – «…үсемлек мае бәясен үзгәртмичә (күтәрмичә) торырга җыена»).

Кыйммәт сүзен күбесенчә ялгыш мәгънәдә кулланалар. Моның сәбәбе – рус телендәге ценность сүзен тәрҗемә итә белмәү. Журналистлар күп очракта оригинал сүзенең төрле мәгънәләре арасыннан (сүзләр барлык телләрдә дә, нигездә, берничә мәгънәле) тәрҗемә телендәге конкрет сөйләм (текст) таләп иткәнен белдерерлек тәңгәллекне сайлап ала белмиләр, дөресрәге, аны эзләп, көчләрен түкмичә, башларына беренче килгән вариантын гына кулланалар, һәм нәтиҗәдә тәрҗемә теленә ялгыш мәгънәдә кулланыла торган сүз кереп урнаша: туган телнең дөрес сөйләм нормасы (кагыйдәсе, тәртибе бозыла). Ценность сүзенең татар телендәге бәһа, әһәмият, кыйммәтле әйбер (нәрсә), байлык, хәзинә дигән һ.б. мәгънәләрендәге тәңгәллекләрен белмичә яки исәпкә алмыйча, аны күп очракта кыйммәт сүзе белән тәрҗемә итеп, мәгънәсез, аңлашылмый торган әйтелмә-тәгъбирләр китереп чыгаралар. Мәсәлән, рухи кыйммәтләр диләр. Дөресе – рухи хәзинәләр яки байлыклар. «Ул көннең кыйммәте елдан-ел арта». «Ул көннең әһәмияте (кадере) елдан-ел арта» дияргә кирәк. «Фәридә Сөнгатова кебек җырчыларыбызның кыйммәте ныграк беленә». Дөресе – «…җырчыларыбызның кадере ныграк беленә».

Русларның призвать (призывать) сүзен һәр очракта чакыру дип тәрҗемә итү аркасында да хәзер татар телендә зур ялгышлар хөкем сөрә. Мәсәлән, бер газетада «Арча читекләрен Германиягә соратып алдылар» дип әйтәсе урында «…Германиягә чакыртып алдылар» дип яздылар. Армиягә алуны да армиягә чакыру диләр: «Армиягә чакырылыш план буенча бара». «Армиягә алу план буенча бара» кирәк. Кушу, өндәү, таләп итү, тәкъдим итү һәм башка сүзләр урынына да чакыру сүзен кулланалар: «Анна Попова, коронавирус инфекциясе белән зарарлану аркасында, балаларны көньякка алып бармаска чакыра» («…көньякка алып бармаска өнди (куша, барырга кирәкми, ди һ.б. дип әйтергә кирәк).

Просить сүзен дә күп урында сорау дип ялгыш тәрҗемә итәләр. Мәсәлән, «Кондуктор пассажирдан битлек киюне сорый». Дөресе – «…битлек кияргә куша, яки битлек киюен таләп итә».

Алдагы сүзен еш кына ялгыш элекке, үткән сүзләре урынында кулланалар: «2019 нчы елда Татарстанда 3,6 миллион турист булып киткән. Алдагы елдан
6 процентка күбрәк бу» («…Элекке елдан … күбрәк бу» кирәк).

Сүзләрнең ялгыш мәгънәдә кулланылуы турында сөйләгәндә, шуны әйтү урынлы булыр иде. Соңгы берничә дистә елда тел белән эш итүче кешеләрнең аннан саксыз файдаланулары, аңа ваемсыз, битараф караулары аркасында, татар теле күп кенә ялгыш, мәгънәсез, сәер, аек акыл белән аңлап булмый торган әйтелмә, тәгъбир, сүзләр белән чуарланды, чүпләнде.

Кайбер каләм һәм сүз ияләренең халык телендә күптәннән кулланылып килгән, һәркемгә аңлаешлы сүзләрне, үзбелдеклеләнеп, үзгәртеп куюларын аңлап булмый. Мәсәлән, татарларда гасырлар буена диярлек кулланылып килгән союз сүзен берлек белән алмаштыруларын эш юктан эш ясап, мөгез чыгару дип әйтми мөмкин түгел. Берлек ул – бер сум акча, лингвистика термины, бердәмлек, ныклы бәйләнеш, уртаклык мәгънәләрендәге сүз, союз исә – дәүләт берләшмәсе (Советлар Союзы), оешма. Шулай булгач, татар теленең үз сүзе кебек бөтен кешегә мәгълүм союзны тиешле мәгънәне төгәл белдерми торган берлек сүзе белән алмаштырып куюның кемгә кирәк булган икән? Язучылар союзы, Журналистлар союзы, Советлар Союзы атамалары кемгә ошамаган икән?

«Сәхнәләрнең бер өлеше Казан үзәгендә төшерелде» (сүз кинога төшерү турында бара. – Р.Ю.). Күренеш (сцена) сүзен ничек сәхнә белән бутарга мөмкин?

Рәсем астына фәлән кеше эше дип язып кую гадәткә керде. Мәсәлән, «Казанны камау. В.Бодрова эше». Ни өчен В.Бодрова рәсеме дип язмаска?

Хәзер әйтте, белдерде, диде, сөйләде кебек сүзләр урынында еш кына җиткерде сүзен кулланалар. Ни өчен? «Бу хакта… Александр Шадриков җиткерде» (дөресе – «…әйтте»). «С.Мамонтов аңа шундый сүзләрне җиткерә» («…сүзләрне әйтә яки сөйли»).

Рус теленең к сожалению сүзен кызганыч дип тәрҗемә итеп куллану гадәткә керде. Бу дөрес түгел, әлбәттә. «Кызганыч, республика буенча төгәл саннарны белә алмадык». Монда бернинди дә кызгану мәгънәсе юк. Кызганыч урынында аяныч сүзе кулланылырга тиеш.

Инвалидлык группасын төркем дип атау да дөрес түгел, монда төркемнең катнашы юк. «Мин – 1 нче төркем инвалид». Дөресе – «Мин – 1 нче группалы инвалид».

Кайчакта шулкадәр уйламыйча язылган нәрсәләр очрый, аларны аңлау да мөмкин булмый. Мәсәлән: «Без укыган елларда укытучылар балаларга йөз белән карыйлар иде» (тагын нәрсә белән карарга мөмкин икән?).

«…республика күләмендә соры хезмәт базары эшләп килә». Нәрсә икән ул соры хезмәт базары?

«Аның һәр җыры, биючесе – бәһасез хәзинә». Бәһасез хәзинә буламы икән?

«Аны (файдалы ризыкны. – Р.Ю.нәсел утарыннан алу яхшырак». «…үз бакчаңнан (үз хуҗалыгыңнан) алу» дияргә кирәк булгандыр, бәлки.

Рүзәл Юсупов,
Казан федераль университетының атказанган профессоры, академик
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*