Халкыбызның үсеш стратегиясенә мин зур өмет баглыйм. Аңа чираттагы компания итеп кенә карарга ярамый. Бездә иң мөһиме теләк, омтылыш бар. Максат куелган икән – барысы да без теләгәнчә, өмет иткәнчә булыр. Безгә инде артка чигенергә, үткәндәге хаталарны кабатларга ярамый. “Әй, булмас ла ул”, – дигән икеле-микеле уйлардан арыну, йокыдан уяну өчен, үсеш стратегиясе – менә дигән сәбәп. Борынгылардан безгә васыять, хәзерге стратегия шушы: “Телеңне сатма, рухыңны сакла, татарлыгыңны югалтма!”
Бөтендөнья татар конгрессының бу эшкә бик җитди алынуын, урыннарга барып милләттәшләр белән очрашулар, фикер алышулар оештыру йокымсыраган гавамны уятып җибәрде. Фикер туплау, аларны гомумиләштерү безне бербөтен итүгә китерергә тиеш. Ашыга төшү дә комачаулык итмәс, чөнки август аена да күп калмады, Республика көнендә стратегияне кабул итү билгеләнгән. Татарстаныбызны, милләтебезне үстерү ул – үтә мөһим бурыч, башкалар да безнең тәҗрибәне өлге итеп алыр, шул рәвешле Россия чын-чынлап федератив үсеш юлына аяк басар дигән өметтәмен. Шулай булганда милли проблемалар да бүгенгедәй баш калкытмас иде.
Стратегиядә иң беренче чиратта тарихыбызны өйрәнү мәҗбүри итеп куелырга тиеш. “Тарихын белмәгәннең киләчәге юк”, – дип бик белеп әйтә безнең халык. Шәхсән мин моннан байтак еллар элек шул өлкәгә кереп киттем һәм моңа һич кенә дә үкенмим. Атилла кем ул? Чыңгызхан кем? Батыйханны Россиянең патшасы дип әйтәбез икән, бу сүздән һич кенә дә шүрләргә ярамый. “Русский хан Батый” дигән китапта бу хакта бик төгәл һәм аңлаешлы әйтелгән. Дөрес, һәркем архивларда казына алмый: вакыт та җитмәскә мөмкин, әзерлекнең дә чамалы булуы бар. Ләкин тарихыбызга бәйле китапларны укуны, яшенә, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, һәркем булдыра ала. Мин китапларны менә шул максаттан нәшер итәм дә инде. Әйе, бер төрле. Ә, иң мөһиме, без – татарлар – борынгы халык, тарихны ничек бар, шулай кабул итү кирәк.
Шулай итеп, башта кем икәнлегебезне белергә, аннан үзебезнең йөзебезне – гореф-гадәтләребезне, яшәү рәвешен, киемнәребезне булдырырга, булганын халыкка күрсәтә белергә, халыкны шуңа инандырырга тиешбез. Ярымшәрә кызлар өчен матурлык бәйгеләре үткәреп кенә ерак китә алмаячагыбызны аңларга да вакыт җитте. Менә шул конкурста татар киемен күрсәтү беренче планга куелса, ничек яхшы булыр иде! Җитәкчеләребезгә дә вакыт-вакыт чын-чынлап татар киемендә халыкка күренү һич комачауламас, киресенчә, халкыбыз белән горурлану хисен генә көчәйтер иде.
Без – чын мәгънәсендә бөек халык. Мин моны тарихыбызны мөмкин кадәренчә өйрәнгән һәм халкыбыз да мәгълүматлы, зыялы булсын дигән теләктән дистәгә якын саллы китап нәшер иткән кеше буларак та әйтәм. Туфан абыебыз Миңнуллин: “Китап укыган, спектакль караган кеше начар юлга басмый, бай, мәрхәмәтле була”, – дип әйтергә ярата иде. Хак сүзләр. Без балаларыбызны, оныкларыбызны татар итеп тәрбияләргә тиешбез. Шөкер, гаиләмдә аралашу бары тик үз телебездә һәм шуның белән горурланам. Башка милләттәшләребез дә шундый ук горурлык кичерсен иде.
Шулай итеп, тел – беренче нәүбәттә. Телсез милләт була алмый. Аннан инде гореф-гадәтләребез һәм, әлбәттә, милли киемебез. Тормыш-көнкүрешебез, яшәешебез хакында да онытмаска кирәклегенә басым ясар идем. Казанга терәлеп үк торучы, күпчелек татар халкы гомер кичерүче төбәкләр мисалында авыл туризмын үстерү стратегиясенә әһәмият бирелсен иде дигән теләктәмен. Бу очракта мин Саба – Кукмара – Балтач – Арча – Биектау маршрутын күз алдында тотам. Саба урманнары, агачлар үстерүче уникаль питомнигы, саф һавасы, экологик чисталыгы белән җәлеп итсә, Кукмарада искиткеч зәвыклы йорт-җир төзү, киез итек басу, шәл бәйләү, металл савыт-саба ясау серләренә төшенергә мөмкин, Чепьядагы халыклар дуслыгы музее, тал чыбыгыннан үрелгән йорт җиһазлары һ.б. һәркемне җәлеп итәрлек. Аннан инде Тукай белән бәйле истәлекләр, Иске Казан тыюлыгы белән җентекләп танышу мөмкинлеге бар. Казаннан иртән китеп, кичкә кайтып җитә торган, сокланырлык, зиһенне баетырлык, аң-белемле итүче маршрут бу. Милләтебезнең яшәү рәвеше шушы маршрутта бик ачык чагыла, рәхәтләнеп үзебезчә сөйләшү, аралашу мөмкинлеге дә зур.
Яшь буынны тәрбияләү, милли мәгариф бер-берсеннән аерылгысыз. Милли мәгариф дибез икән, бу инде тәрбияне һәм дә тарихыбызны яхшы өйрәнгән татар яшьләрен әзерләүне күздә тота. Ләкин, ни аяныч, стратегиягә бәйле фикер алышуларда, очрашуларда яшьләр бөтенләй диярлек күзгә чалынмый, югыйсә киләчәк буын өчен билгеләнгән чара бит бу. Аннан мине бу стратегиянең 2050 елга үтәлергә тиешлегенә исәп тотып төзелүе бераз сагайта. Хуҗа Насретдин әйткәнчә килеп чыга күрмәсен дип борчылам. Аның: “Аңарчы әллә ишәк үлә, әллә Хуҗа”, – дигәнен онытмыйк әле. Стратегияне гамәлгә ашыруга бу кадәр күп вакыт билгеләү аның акрынлап онытыла баруына да китерергә мөмкин. Берүк менә шуңа юл куймаска иде.
Фатыйх Сибагатуллин,
Россия Дәүләт Думасы депутаты