tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәлгать Сәлахов: «Милләтемә хезмәт иткәнемә бик шат»
Тәлгать Сәлахов: «Милләтемә хезмәт иткәнемә бик шат»

Тәлгать Сәлахов: «Милләтемә хезмәт иткәнемә бик шат»

“Минем кулымда – “Яңарыш” газетасы. Дөресен генә әйткәндә, ул – безнең Удмуртиядәге милли хәрәкәтнең йөрәге һәм кан тамырлары. Аның йөрәге Ижауда булса, ә тамырлары төрле-төрле тарафларга, районнарга үтеп керә”. Мәкаләмне Камбарка районының Татар иҗтимагый үзәге рәисе Тәлгать Сәлаховның Сарапул Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган кичәдә әйтелгән сүзләре белән башладым. Күңелгә үтеп керердәй итеп әйтте ул әлеге сүзләрне!

Тормыш корган җирем – Камбарка

Тәлгать ага кырык елдан артык Камбарка районында яши, халыкка хезмәт итә. Табиб буларак та, милләтпәрвәр буларак та халыкның ышанычлы кешесе ул. Үзенең акыллы фикерләре, җыр-моңга гашыйклыгы белән барыбызны да сокландыра Тәлгать Сәлах улы. Рәхәтләнеп, барлык темаларга фикер алышырга була аның белән. Туган җирен, мил­ләтебезне хөрмәт иткәне әллә кайдан күренеп тора. Җыр-моңга гашыйклыгы белән дә үзенә тар­­тып тора. Бу як­ларның тарихын да әйбәт белә. Камбарканың ничек барлыкка килүе турында, Кама поселогына ничек нигез салынганын кызыклы итеп сөйләде. “Кама поселогына бурлаклар нигез салган. XIX гасырда ул «Бутыш» дип йөртелә. Кама елгасы буйлап баржа тарткан бурлаклар агачтан ясалган “буты” дип аталган аяк киеме кигәннәр. Ул бик авыр һәм җайсыз булу сәбәпле, абынып егыла торган булалар. Егылгач: “Бутышнулся. Тагын бу төш (урын)”, — дип сүгенәләр. Шунда ук Бутыш елгасы ага, алар һәрвакыт елга ярында ялга туктыйлар. «Бутыш» дигән исем шул елга атамасыннан алынгандыр, дигән фаразлау да бар. Тимер юл төзү нәтиҗәсендә биредә пристань, соңрак Камбарка порты төзелә. Табигать искиткеч матур, районның зур сәнәгать потенциалы бар. Шунысы кызганыч: ул тулысынча кулланылмый. Чишеләсе мәсьәләләр дә буа буарлык. Районда Россия провинциясенә хас барлык сыйфатлар да тупланган: эшсезлек, юллар юклыгы, эчүчелек. Югыйсә, биредә яшәүче халык Кама аша төзелгән күпер, химик корал эшкәртү заводы районга яңа сулыш өрер дип өмет итте. Эш булмагач, яшьләр күбесенчә Ижау шәһәренә күчеп китә», — диде ул.

Такталачык – талантлар бишеге

«Туган авылым Актаныш районы Такталачык авылының матурлыгын тасвирлап бетереп ке­нә булмый. Аны барып күрергә кирәк. Нәкъ менә табигатенең матурлыгы авылымнан чыккан талант ияләренә илһам биргәндер дә инде. Авылыбызда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Халык шагыйре Гамил Афзал; шагыйрь, тәрҗемәче, филология фән­нәре кандидаты, Муса Җәлил исе­мендәге әдәби премия лауреаты Ленар Шәех; шагыйрә Лилия Гыйбадуллина туып-үскән.
Минем әни гомер буе Такталачык участок хастаханәсендә санитарка булып эшләде. Балачактан ук минем көннәрем әлеге хастаханәдә үтте. Хастаханәнең җиде аты бар иде. Атларны бик ярата идем. Әнә шул атлар белән печән чүмәләләре тарттыра идек. Гади авыл малайлары идек без. Мәктәпне тәмамлагач, авылга котельный төзергә килделәр. Анда минем туганым эшли иде. Алар мине ярдәмче итеп алдылар. Эшчеләрнең хромка гармуннары бар бит. Буш вакытта шуны тарткалыйм. Тырыша торгач, көй дә чыга башлады. Аннан соң безнең авылда бик оста гармунчы Нәсимә апа бар иде. “Нәсимә апа, мине гармун уйнарга өйрәт әле”, — дип аптырата идем. Соңрак миңа тальян гармун алып бирделәр. Уйный-җырлый башладым. Бер ел эшләгәч, 280 сум хезмәт хакы алып, Казан шәһәренә киттем. Медицина инс­титутына укырга кердем. Әнием хастаханәдә эшләгәч, мин башка һөнәр сайлау турында уйламадым да. Белем алганда, эшләргә дә туры килде. Ул заманнарда татар яшьләре җыела торган җирләр күп иде бит. Шунда булачак хатыным Римма белән таныштым. Ул тумышы белән Борай районыннан. Мине эшкә юллама белән Алнаш районына кайтардылар. Алнашта дүрт ел ярым теш табибы булып хезмәт куйдым. Нәкъ менә әлеге районда иҗтимагый эшкә кереп киттем».

Иҗтимагый эш — бәхетем

«Гармунда уйнагач, мине бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар иде. Алнаш районында ике татар авылы бар. Әлеге авылларда беренче Сабантуйларны без үткәрдек. Якшәмбе саен очрашып, киләчәккә планнар корып, җырлап-биеп уздыра идек очрашуларны. Ул чак­ларны сагынып искә алам. Бераз соңрак туганнарга да якын булыр дип, Камбаркага кайтып урнаштык. 1991 елның 4 июлендә Респуб­лика Татар иҗтимагый үзәгенең бүлеген төзедек. Аны Мирдәлиф Якупов җитәкли башлады. Татар мәдәниятенең үзәге булып Кама авылы китапханәсе торды. Балалар бакчаларында татар төркемнәре эшләде, мәктәптә татар теле дә­ресләре укытылды. 1998 елдан районда милләтебезнең йөзек кашы булган Сабантуйны уздыру тра­­дициягә керде. Ул вакытларда иганәчеләр бик нык булышты. Кама авылында “Җидегән чишмә”, Камбарка районында “Сабантуй” ансамбльләре оешты. Алар һәр бәйрәмнең бизәге булды. 2020 елдан “Төпчекләр” бәйрәме уздыра башладык. 2005 елдан китапханәдә татар халкының көнкүрешен чагылдырган “Мирас” исемле музей бүлмәсе эшли башлады. Соңгы ике елда Сабантуй бәйрәмен пандемия ар­ка­сында үткәрә алмыйбыз, иганәчеләребез дә ул дә­рә­җәдә булышмый. Бүгенге көндә Камбарка районында 17 меңнән артык кеше яши. Шуларның 8%ын татарлар тәшкил итә. Сер түгел, мәктәпләрдә башка районнардагы кебек хәл — татар теле дәресләре укытылмый, балалар бакчаларында да татар төркемнәре юк. Хәзер инде җыр-бию аша гына милләтебезне сак­ларга кала. Шуңа шатланам: Мария Степанова “Җидегән чишмә” ансамблен җитәкли башлап, аңа яңа сулыш өрде. Милли костюмнар тектерделәр, яңа концерт программалары әзерләделәр. Китап­ханәбез дә телебезне, гореф-га­дәт­ләребезне саклауга зур көч куя. Районның Кама һәм Шолья авылларында мәчетләр эшли. Өченчесен салырга да ният бар. Шунысы куанычлы: без район хакимияте, авыл советы белән бергә кулга-кул тотынып эшлибез. Тагын бер сөенечем — иркенләп үз телебездә аралаша алабыз. Бар иде бит заманнар – рус телен белмәгән килеш тә русча аралашырга тырыша идек. Хәтеремдә, Кече Дербышкидан бер рус малае килде. “Где у вас туалет?” — дип сорый. Беребез дә аңламыйбыз. “Уборный где у вас?” — дип кабатлый. “Ә-ә, убырнаймыни, әнә тегендә ул”, — дип җавап бирәбез. Хәзер кайда гына булмасын, татарча сөйләшәбез, күкрәк киереп: “Мин – татар”, — дип әйтә алабыз. Чөнки милләтебез горурланырлык!»

Гаиләм — тылым

“Тормыш иптәшем Римма белән бик матур яшибез. Римма район мәгарифе бүлегендә баш хисапчы, районның финанс бүлеге җитәкчесе, салым инспекциясе җитәкчесе, район хакимиятендә икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Бик җаваплы хезмәтләр башкарды. Яшьлек бит, барсына да җитештек. Эшләдек тә, иҗтимагый эшкә дә вакыт калды. Бер малай, бер кыз үстердек, өч оныгыбыз бар. Һөнәремә гомер буе тугры калдым, яраттым. Кирәкле вакытта иҗтимагый эшкә килеп кердем һәм мин бик шат. Удмуртиянең барлык татар оешмалары белән дус эшлибез. Концертлар куеп, аралашып яшибез. Тормышым заяга үтмәде. Гомер буе җаваплы тармакларда тырыш хезмәт куйдык. Бердәм гаилә учагыбыз, шәхси тормыш юлыбыз — балалар, оныклар өчен үрнәк, тәҗрибә мәктәбе”.
Тәлгать ага – милләтебезне туп­лау, аның абруен күтәрү өчен белемен, тәҗрибәсен һәм көчен кызганмаган җитәкчеләрнең берсе. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын. Киләчәктә дә гел шулай иман нуры сибеп, татар халкын берләштереп яшәргә язсын.

Ализә Хурамшина: «Ул — юл күрсәтүчем»

«Тәлгать абый Сәлахов белән без Кама авылында яшәгәндә таныштык. Минем татарча яхшы сөйләшүемне күреп, «Җидегән чишмә» ансамблендә шөгыльләнүче апалар репетициягә чакырдылар. Тәлгать абый Камбарка шәһәреннән репетицияләргә гармун уйнарга йөри иде. Якташлар — Актаныш районыннан икәнебезне белгәч, аралар тагын да якынаеп китте. Ул мыек астыннан гына елмаеп, бераз уйлап торгач кына фикерен әйтә. Сүзен бер дә ашыгып әйтми. Бервакыт ул миңа: «Ализә сеңелем, сиңа укырга кирәк бит», — диде. Югары уку йортында уку минем хыялым иде. Шул вакытта миңа Тәлгать абый юл күрсәтте. Район хакимиятеннән уку йортына юллама алырга ярдәм итте. Шулай итеп укырга кердем, үземә маяк таптым. Һәм бу маяк өчен мин Тәлгать Сәлах улына бик рәхмәтле. Райондагы милләттәшләребезне бер йодрыкка җыйнап яшәүче ул Тәлгать абый. Ул һәрбер кешенең холкына карап, җай таба белә. Кемнедер юата, көлдерә, кемнедер канатландырып җибәрә, кемгәдер киңәшләрен бирә. Мин дә Тәлгать абыйның киңәшенә колак салып, дөрес юлны сайладым дип уйлыйм. Кайда гына эшләсәм дә, кеше булып калырга, авырлыклар алдында югалмаска аның киңәшләре ярдәм итә. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, Тәлгать абый, «Җидегән чишмә», «Сабантуй» ансамбльләре кызлары белән сөйләшеп торабыз. Әле хәзер дә алар янында кебек».

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*