tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде
Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде

Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде

Казан федераль университетында ректор Илшат Гафуровның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы узды. Әлеге чарада шулай ук КФУ җитәкчелеге һәм институт директорлары катнашты.

Камил хәзрәт Илшат Рәфкать улын Нәзарәтнең III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде. Әлеге бүләк ректорга җитәкче буларак университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды. Илшат Рәфкать улы мөфти кулыннан кабул итеп алган орден һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы өчен рәхмәтләрен җиткерде, аңа фәнни эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*