Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәрендә узган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» бөтенроссия конкурсының тәрбиячеләргә кагылышлы номинациясендә Казанның 41 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина җиңү яулады. Аның белән бәйге, шәһәр балаларын туган телгә өйрәтү нечкәлекләре турында сөйләштек.
– Айсылу, илкүләм бәйге нинди тәэсир калдырды?
– Дәресләрне Владикавказдагы бакчаларның берсендә үткәрдем. Анда дәүләт телләре – осетин һәм рус теле. Дәресемне русча алып бардым, туган телгә хөрмәт уятырга тырыштым. Осетиннарда ватанпәрвәрлек хисе көчле. Үз илләрен хөрмәт итәләр, телләрен яхшы беләләр.
– Үзегез кайсы яктан? Ни өчен нәкъ менә туган тел укытучысы белгечлеген сайладыгыз?
– Арча районы Яңа Кенәр авылыннан, миңа – 34 яшь. Педагогик стажым – 12 ел. Казандагы 41 нче мәктәпнең балалар бакчасында татар теле дәресләрен алып барам. Туган телемне, балаларны яратканга укытучы һөнәрен сайладым. Монда татар теле укытучысы Гөлнар Гайнуллинаның өлеше зур. Аннан минем әти-әнием дә – тәрбияче. Алар 40 елга якын Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә эшләде, хәзер инде лаеклы ялда. Югары уку йортының инглиз-татар теле юнәлешен тәмамласам да, мине татар теле үзенә күбрәк тартты. Сабыйлар дөньясында булу аеруча рәхәтлек бирә.
– Шәһәр баласына татар телен өйрәтү җиңел түгел. Аларны ничек кызыксындырасыз?
– Иң мөһиме – балаларны кызыксындыру, татар телендә сөйләшергә теләк уяту. Замана баласының ихтыяҗыннан чыгып эш итәргә тырышам. Аларның дөньясында яшим. Нәрсә карый, укый, кем өчен җан ата? Шуңа игътибар итәм. Әгәр сабыйларга кызык түгел икән, нинди генә алымнар куллансаң да, нәтиҗә булмаячак.
Замана баласына хәзер «клиплы» фикер йөртү хас. Сәбәбе – телефон, социаль челтәрләрнең йогынтысы зур булу. Кая гына карама, рекламамы, башкасымы – барысы да кыскача мәгълүмат алуга юнәлдерелгән. Мин, күрсәтмә модельләштерү алымына нигезләнеп, «Рәсемле сүзләр» дип аталган дидактик кулланма булдырдым. Сүзләр беркетелгән рәсемнәр ярдәмендә 3–7 яшьлек балаларны сөйләшергә өйрәтәм. Хәрәкәтләр, куллар белән дә күрсәтеп була моны. Күнегүләр ясатканда да, урамга саф һава суларга чыккач та кулланам. Балаларга татар телен истә калдыру өчен отышлы алым бу. Шәһәр баласы русча уйлый, сөйләшкәндә фигыльне алга куя. Мин аларны дөрес сөйләшергә өйрәтәм. Бәйгенең мастер-классын да шушы алымга карап төзедем.
Балаларда телгә кызыксыну артуны сизәм. Алар шатланып: «Ура, татар теле була!» – дисә, миңа рәхәт. Күзләрендә очкын күренмәсә, әһә, авыррак, аңлап бетермиләр, җиңеләйтергә кирәк, дип үзгәртәм. Баштарак исемемне истә калдыра алмаганнар мине «Татарский» дип йөртә иде.
Әти-әниләрнең татар теленә мөнәсәбәте яхшы. Мәктәпкә кергән балаларның әти-әниләре белән дә аралашып торабыз. Балалар бакчадан кирәкле белемне алып чыга. Әти-әниләр өйдә татарча ешрак аралашсын иде.
– Айсылу, «клиплы» фикер йөртү дигәнең укучыларга да, җәмгыятькә дә кагыла. Моңа каршы көрәшергә кирәкме?
– Миннән еш кына: «Бу күренешкә каршы көрәшергә кирәкме?» – дип сорыйлар. Көрәшергә мөмкин. Балалар белән күбрәк урамда йөрергә, бергә әкиятләр укырга… Кыскасы, алымнар бар. Әмма көрәшеп отачакбызмы? Без замана баласының мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, дип уйлыйм. Әгәр аларның ихтыяҗын исәпкә алмыйбыз икән, берничек тә кызыклы була алмыйбыз. Шуңа күрә көрәшергә түгел, эшебездә файдаланырга кирәк.
– Туган тел укытучысының, тәрбиячесенең абруе артамы?
– Ихтыяҗ булса, абруй булачак, дип уйлыйм. Конкурслар, чаралар ешрак үткәрелсә, ихтыяҗ да булачак, телнең абруе да үсәчәк. Дәүләтебез бу өлкәдә – дөрес юлда. Бик күп чаралар, бәйгеләр үткәрелә, грантлар игълан ителә. Татар телендә балалар каналлары, электрон китапханәләр, сайтлар актив эшләп килә. 2023 елның «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителү дә очраклы түгел, ә дәүләтебезнең максатчан оештырылган чарасы. Бу мине бик шатландыра.
Сәрия Мифтахова
Чыганак: vatantat.ru