tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без балачак иленнән
Без балачак иленнән

Без балачак иленнән

Саба шагыйрәсе, 2022 елдан Татарстан язучылар берлеге, “Мишә дулкыннары” берләшмәсе әгъзасы, язучы Илмира Гыймаеваның “Яз” китап нәшрияте табасыннан төшкән яңа иҗат җимеше “Шаян җиләк” китабы чыгу хөрмәтенә, 25 сентябрьдә Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл модель һәм балалар китапханәләре “Без балачак иленнән” дип исемләнгән китап тәкъдим итү кичәсе үткәрделәр.

Чараның беренче өлешендә бирегә килгән иң нәни китап укучыларыбыз, “Сәйлән” клуб берләшмәсенә йөрүче дусларыбыз, “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шагыйрәнең иҗат җимешләрен – шигырләрен, җырларын башкардылар, төрле уенннар уйнадылар. Илмира ханым балаларга бүләк итеп үзенең яңа китабын тапшырды.

Чараның икенче өлеше шагыйрәнең туган авылы Шекше турында булган видеоязмадан башланып китте. Шагыйрәнең авылдашлары, сыйныфташлары, башлангыч сыйныф укытучысы Дилбәр апа үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп елларын искә төшерделәр. Кичә ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Рәзинә Дәминова Илмира Гыймаеваның шигырен сөйләде, матур теләкләр теләде. Чара күңелле аралашу, истәлекләр бүлешү белән үрелеп барды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*