4 мартта 14.00 сәгатьтә Тинчурин театрының Кунак бүлмәсендә “Фотографиянең бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыны” темасына очрашу булачак. Чарада Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге әгъзалары, үзенчәлекле проектларны тормышка ашыручы белгечләр чыгышы көтелә.
Махсус кунаклар – Тинчурин театрының якын дуслары, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева һәм Халыкара конкурслар лауреаты Алия Исрафилова.