tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Адлер шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты
Милли Шура рәисе Адлер шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты

Милли Шура рәисе Адлер шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочи шәһәрендә.

Бүген ул биредә Адлер торак районы татар милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты. Милләттәшләребез җомга намазына Голубые дали урамы 61 адресы буенча урнашкан мәдрәсәдә җыела. Әлеге мәдрәсәдә һәр атна җомга һәм сишәмбе көннәрендә гарәп теле дәресләре укытыла.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезнең тормыш-көнкүрешләре, яшәеше хакында кызыксынды. Бөтендөнья татар конгрессының гамәлгә ашырыла торган проектлары турында сөйләде, 2023 елга планнары белән уртаклашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*