tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән районы милли -мәдәни мохтариятләре җирле җитәкчеләр белән берлектә, узган елга нәтиҗәләр ясады
Төмән районы милли -мәдәни мохтариятләре җирле җитәкчеләр белән берлектә, узган елга нәтиҗәләр ясады

Төмән районы милли -мәдәни мохтариятләре җирле җитәкчеләр белән берлектә, узган елга нәтиҗәләр ясады

Успенка авылы мәдәният һәм ял үзәгендә Төмән районы хакимияте башлыгы Светлана Иванова катнашында татар милли-мәдәни автономиясенең дини оешмалар вәкилләре белән киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта Светлана Владимировна, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Александр Шевелев, дини идарәләр җитәкчеләре мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Әмир хәзрәт Балдин, Илдар хәзрәт Зиганшин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина сәламләвеннән соң, мәдәният буенча район идарәсе начальнигы Андрей Неугодников “Төмән районында иҗтимагый-сәяси, милләтара һәм иҗтимагый-дини мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вәзгыятьне өйрәнү” темасына доклад сөйләде. Ул ел буена өлкәдә милләтләр арасында узган, дини бәйрәмнәр, хәрби-патриотик чаралар һәм башкаларны барлап үтте.

“Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясенең бурычы – үсеп килүче буынны үз халкының мәдәни һәм рухи традицияләрендә тәрбияләү. Балаларда һәм яшьләрдә туган як турында тирән белем, аның мәдәниятен саклау һәм арттыру буенча әхлакый гражданлык позициясе формалаштыру, – дип башлады еллык эш нәтиҗәләрен тасвирлаган чыгышын Альберт Мөхәммәтгали улы.

– Традиция буенча, 2019 елның февралендә Төмән районы территориясендә татар милли-мәдәни автономиясе Төмән районы хакимияте учреждениеләре һәм мәдәният идарәсе белән берлектә татар мәдәнияте көннәре оештырды. Әлеге чараның төп бурычы – этник мәдәниятне, телне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Татар мәдәнияте көннәре вакытында өлкәннәр һәм балалар үзешчән коллективларының һәм “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате” башкаручыларының смотр-конкурслары һәм татар фольклор фестивале үткәрелде. Конкурслар кысаларында фотокүргәзмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәләре күрсәтелде, стендлар булдырылды.

Катнашучылар һәм коллективлар төрле номинацияләрдә ярыштылар: «Вокал», «Хореография», «Инструменталь жанр», «Декоратив-гамәли иҗат» һәм «Сәнгать сүзе». Бишенче ел татар мәдәнияте көннәре кысаларында “Уйна, гармун!” бәйгесе үткәрелә. Һәр фестивальдә конкурсантлар саны артуы сөендерә. Узган елда иҗади ярышларда Төмән районының сигез муниципаль берәмлегеннән 1000нән артык катнашучы үз талантын тәкъдим итте. Район смотр-конкурсларында җиңүчеләр «Иртәнге йолдыз» һәм «Халык сәнгате» өлкә фестивальләрендә, өлкә фольклор фестивалендә катнаштылар, анда, гадәттәгечә, призлы урыннар яуладылар, дипломантлар һәм лауреатлар булдылар. Татар мәдәнияте көннәре кысаларында иҗат коллективлары Төмән районының торак пунктларына 12 күчмә концерт оештырдылар.

Төмән районы иҗат коллективлары һәм башкаручылары Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясен «Радуга» милли сәнгать иҗаты өлкә балалар фестивалендә тәкъдим иттеләр, анда, гадәттәгечә, призерлар булып калалар.

Татар телен саклау һәм үстерү автономиянең мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Төмән районында этномәдәни компонентлы 7 мәктәп эшли. Бу Индрәй, Акъяр, Шыкча, Муллаш, Ямбай, Каскара һәм Талымхан мәктәпләре. Әлеге мәктәпләрдә 1-11 сыйныфларда татар теле һәм әдәбият укытыла. Туган тел һәм әдәбият укытучыларының район методик берләшмәсе эшли. Туган тел укытучылары өлкә, Бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм семинарларда даими катнаша.

28-29 ноябрьдә Төмән районының этномәдәни компонентлы 7 мәктәбе педагогларның һәм укучыларның «Мәдәниятләр диалогы: мультикоммуникатив белем бирү киңлеге шартларында сөйләм мәдәниятен булдыру һәм үстерү» еллык төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә актив катнашты. Фәнни-гамәли конференция кысаларында түбәндәгеләр узды:

«Мәгарифнең этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәбе» өлкә конкурс-фестивалендә Талымхан мәктәбе 2 урын алды, Якин исемендәге Шыкча мәктәбе катнашучы сертификаты белән бүләкләнде,

– «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» өлкә конкурсында Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Хәлим кызы Таһирова – «Һөнәри осталык» номинациясендә җиңүче,

– «Мәктәп укучысының иң яхшы челтәрле этномәдәни проекты» төбәкара конкурсында да актив катнаштылар.

– проза һәм шигърият тәрҗемәләренең өлкә конкурсында Төмән районыннан – 2 җиңүче һәм 4 призер.

«Мәдәниятләр диалогы: мультикоммуникатив белем бирү пространствосы шартларында сөйләм культурасын формалаштыру һәм үстерү» конференциясенең пленар утырышы һәм түгәрәк өстәлендә 5 татар һәм рус теле укытучысы чыгыш ясадылар, конференция җыентыгында докладлар дөнья күргән.

Районның этномәдәни мәктәпләре базасында һәр чиректә район методик берләшмәсе утырышлары үтә, анда укытучылар ачык дәресләр, татар телендә класстан тыш чаралар күрсәтә, укытучылар чыгышлары белән түгәрәк өстәл уза. Шыкча мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эшен уңышлы җитәкли, ул Төмән районы татар автономиясе белән актив хезмәттәшлек итә.

Дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү, рухи мирасны саклау һәм үсеп килүче буынны милли һәм мөселман гореф-гадәтләре рухында тәрбияләү автономия эшенең өстенлекле юнәлеше булып кала. Шуңа күрә дин мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

А.Алтынгузин тагын да Аманад авылында мәчет ачылуы, Турайда Сабан туе үтүе, өлкә Сабан туенда уңышлы катнашулары, Муллашта район Корбан бәйрәмендә меңләп кеше булуы, ярдәмчел спонсорлар (алар арасында “Яңарыш”ыбыз да бар иде), Дан орденнары кавалеры Хәбибулла Якин хәтеренә үткән кросс-поход, Ямбайдагы шахмат турниры һәм башкалар турында сөйләде. Быел Боровский поселогындагы “Ихлас” коллективына татар киемнәре алырга булышуларын әйтте.

“Төмән районы территориясендә күп гасырлык тарихы булган татар халкының мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре сакланып калырга һәм үсәргә тиеш. 2020 елда Төмән районы татарлары әлеге юнәлештә эшне агымдагы ел күләмдәгечә дәвам итәргә, шулай ук муниципаль дәрәҗәдән алып Президент дәрәҗәсенә кадәр грант конкурсларында катнашырга җыена. Төмән районының татар автономиясе советы әгъзалары тәкъдиме буенча Россия Геройлары: якташларыбыз Тимур Мөхетдинов һәм Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган чаралар уздыру турында өстәмә хәбәр итәм – Төмән районы учреждениеләре белән тематик спорт-патриотик чараларны уртак оештыру турында килешүгә ирешелде”, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Аннары С.Иванова районда барлык халыкларның да тату яшәвенә басым ясады. Халык саны ел саен арта, димәк яхшы яшибез, диде ул.

Чәй өстәле артында катнашучыларны кызыксындырган сораулар яңгырады. Аларга төпле җаваплар бирелеп, проблемалыраклары хәл итү өчен язып алынды. Алар күбрәк мәчетләргә кагылышлы булды. 50-9Законнар, тәртипләр катгыйлану сәбәпле, мәчетләрне рәсмиләштерү, төзү, ремонт эшләрен башкару елдан-ел авырлаша.

Салаирка мөселман оешмасы җитәкчесе Рафис Солтанов районда яратып укыла торган “Красное знамя”, “Яңарыш” газеталарын төсле итеп чыгару кирәклеген дә әйтеп китте. Моның өчен милли матбугатыбызның тиражын арттырып, матди хәлен яхшырту бик уңышлы булыр иде, диде Альберт Мөхәммәтгали улы.

Светлана Иванова һәм Альберт Алтынгузин якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, сәламәтлек, нәтиҗәле эшләр башкарырга күңел көрлеге теләп бүләкләр тараттылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА,
Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*