tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш балачактан килә”
Рөстәм Миңнеханов: “Милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш балачактан килә”

Рөстәм Миңнеханов: “Милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш балачактан килә”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясендә быел тәүге тапкыр эфирга чыккан «Шаян ТВ» каналы хакында фикерен җиткерде. Бу хакта ул “Шаян ТВ” журналистының яңа телеканал турындагы соравына җавап итеп әйтте.

«Безнең милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш шул балачактан килә. Кызганыч, безнең хәзер авыл җирлегендә 25 процент кына халык яши. Шәһәрдә ул гореф-гадәтләр юк, сөйләшкәндә дә күбрәк русча аралашабыз», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гореф-гадәтләрне, милләтнең йолаларын уен аша бирергә кирәк. Балалар каналы да шул максаттан булдырылган.

«Сез бит киләсе буын, без сезгә таянабыз. Без олыгайгач милләтебез юкка чыкмас, милли гореф-гадәтләребез сакланыр дип ышанабыз. Бу каналны шуны истә тотып ачтык. Киләчәктә сез бу эшне дәвам итәрсез дип уйлыйбыз», – диде Президент.

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*