tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафис Борһанов: Балаларга татар теле файдалы булачагында бер шигем юк
Рафис Борһанов: Балаларга татар теле файдалы булачагында бер шигем юк

Рафис Борһанов: Балаларга татар теле файдалы булачагында бер шигем юк

ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татарча белем бирү мәсьәләсе турында фикерләре белән уртаклашты. «Балаларга татар теле файдалы булачагында бер шигем юк», — диде ул журналистларга матбугат конференциясендә.

«Мин үзем татарча укымадым, рус балалар бакчасы, рус мәктәбенә укырга йөрдем. Вузларда да белемне русча бирделәр. Бирелгән белем гаиләдән килгән. Без хәзер гаиләдә оныта башладык. Әгәр төп нигезне гаиләдә бирмәсәң, аннары алу авыррак булачак», — диде Рафис Борһанов. Ул татар теле төрки телләргә керүен искәртте.

Министр үз даирәсендә дә бик күп рус коллегалары татарча белүен әйтте. «Әгәр мәктәпкә керәсең икән, татарча иң яхшы белүче укучылар — ул яхшы укый торган балалар дип әйтәм мин. Дәреслекләр, әсбаплар да бар. Әгәр дә укытучысы да белемне кызык итеп бирсә, ул телне тиз өйрәнәчәкләр», — дип саный министр.

Рафис Борһанов яңа ФГОСлар чыгару буенча эш комиссиясендә берничә тапкыр катнашканын әйтте. «Мин аның әгъзасы. ФГОСлар имзалангач, тагын бер тапкыр сөйләшербез. Күп кенә сорауларга җаваплар табачакбыз. Без база кабул итәргә тиеш. Алга барырга кирәк. Зур алгарыш бар. ФГОС раслангач, күп кенә уңай процесслар булыр дип уйлыйм», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*