Бу хакта ул бүген Казанда узган Милли Шура утырышы барышында әйтте.
“Глобальләштерү татарга шактый тәэсир итә. Күп чаралар уздырсак та, яшьләр арасында “Мин – татар!” дип горурланып әйтүче сирәк. Безгә киң күңел белән “Мин – татар!” дип әйтү җитми. Халык санын алу көннәрендә бик нык эшләргә, тирәнрәк уйларга кирәк. Бүленү дә тарихны белмәүдән генә”, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле.
Ул шулай ук Төмәндә координацион совет төзелүе хакында хәбәр итте. “Бердәмлекне күрсәтергә кирәк. Татарлар саны артырга тиеш”, – дип йомгаклады Насыйров.
Илүзә Әбелханова, Энҗе Шәйхетдинова