tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татары Ринат Насыйров татарның бүленүе тарихны белмәүдә дип саный
Төмән татары Ринат Насыйров татарның бүленүе тарихны белмәүдә дип саный

Төмән татары Ринат Насыйров татарның бүленүе тарихны белмәүдә дип саный

Бу хакта ул бүген Казанда узган Милли Шура утырышы барышында әйтте.

“Глобальләштерү татарга шактый тәэсир итә. Күп чаралар уздырсак та, яшьләр арасында “Мин – татар!” дип горурланып әйтүче сирәк. Безгә киң күңел белән “Мин – татар!” дип әйтү җитми. Халык санын алу көннәрендә бик нык эшләргә, тирәнрәк уйларга кирәк. Бүленү дә тарихны белмәүдән генә”, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле.

Ул шулай ук Төмәндә координацион совет төзелүе хакында хәбәр итте. “Бердәмлекне күрсәтергә кирәк. Татарлар саны артырга тиеш”, – дип йомгаклады Насыйров.

Илүзә Әбелханова, Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*