tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альфред Дәүләтшин Башкорстандагы татарлар оешмалары эшчәнлеге хакында сөйләде
Альфред Дәүләтшин Башкорстандагы татарлар оешмалары эшчәнлеге хакында сөйләде

Альфред Дәүләтшин Башкорстандагы татарлар оешмалары эшчәнлеге хакында сөйләде

Милли Шура утырышы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин күрше республикада милли оешмалар эшчәнлеге хакында сөйләде.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы карамагында үз эшчәнлеген җәелдергән Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены актив эшләп килә. “Быел “Татарча диктант” бик матур узды. Акциядә купчелек мәктәпләр, оешмалар катнаштылар. Төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте дә җанланды. “Татары Уфимского уезда” китабы чыгу зур әһәмияткә ия. Халык укый, кызыксына. Күп кенә тарихи фактлар ачыклана”, – диде спикер.

Альфред Дәүләтшин тәкъдимен дә җиткерде. “Дини оешма буларак без татар телен үстерү буенча бирелүче грантларда катнаша алмыйбыз. Татар телендә журнал чыгарабыз, тапшырулар эшлибез. Дини оешмаларга да анда катнашу мөмкинлеге булса иде”, – диде ул.

Илүзә Әбелханова, Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*