tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален узачак
“Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален узачак

“Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален узачак

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален уздыра. Фестивальгә видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗә 15 октябрьдә ясала.

Фестивальдә катнашучылар эшләрен видео һәм язмада әзерләп җибәрергә тиешләр. Видеоязманың хронометражы 5 минут, мәкалә 5 биттән дә артмаска тиеш.

Юнәлешләр:

  1. «Кем ул татар». Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлар турында очерк, мәкалә;

2. Татар халкының гореф-гадәтләре турында;

3. Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге турында;

4. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы турында.

Безнең партнерлар:

  • Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды
  • ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты
  • Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы
  • Әлки районы «Якташлык” җәмгыяте

Фестивальдә катнашу өчен гариза белән бергә, видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә, e-mail: fabdullina30@mail.ru
Онлайн-фестивальгә йомгак ясау 2021 елның 15 октябрендә булачак.

piter.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*