tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла
Быел Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла

Быел Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла

Быел Свердловск өлкәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу көтелә.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев утырыш барышында хәбәр итте.

«13 октябрьдә Свердловск өлкәсендә Җәлилгә бюст ачабыз. Санкт-Петербургтан атаклы скульптор Венера ханым ике бюст ясый. 13 октябрьдә Екатеринбургта, 9 майда андагы Серов шәһәрендә ачабыз», — диде.

«Быел үз өлкәләребездә Җәлил укулары үткәрдек. Оренбург өлкәсеннән башлап бөтен җирдә үтте. Җәлил 56 телгә тәрҗемә ителгән», — дип искәртте Милли Шура рәисе.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*