tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Безнең халык һәрвакыт өмет белән яшәде”
Васил Шәйхразыев: “Безнең халык һәрвакыт өмет белән яшәде”

Васил Шәйхразыев: “Безнең халык һәрвакыт өмет белән яшәде”

Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы уза. Җыелышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде.

Сүзен Шәйхразыев 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк Җанисәптән башлады. “Халык санын алу – татар халкы өчен бик кирәкле һәм мөһим чара. Безнең халык һәрвакыт өмет белән яшәде. Җан исәбен алуга карата да өметләр баглыйбыз”, – диде рәис.

“Без 7 буынны белергә тиеш. Үзеңне татар дип язмасаң, син бит буыныңны, тарихыңны югалтасың. Гаиләдә алдан ук киңәшеп, балаларга да аңлатып, татар икәнебезне әйтергә, татар дип язылырга кирәк. Бу хакта 15нче октябрьгә кадәр сөйләшергә кирәк”, – дип өстәде ул.

Җанисәптә быел ике вариантта катнашу мөмкинлеге булачак. Традицион форматтан тыш, Дәүләт хезмәте (Госуслуги сайты) аша катнашу каралган. Васил Шәйхразыев әлеге форматны актив файдаланырга киңәш итте.

Милли Шура рәисе шулай ук күптән түгел узган “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясенә бәясен бирде. “Бу акция – татарларны берләштерүче чара. Без бу акциягә бер млн кешене җәлеп итәргә планлаштырган идек. Инде бүген мәгьлүм. Саннар җыелды. Быел акциядә бер млн артык кеше катнашты. Алар – Россиянең 71 төбәге һәм 34 чит илдә яшәүче милләттәшләребез”, – дип белдерде Шәйхразыев.

Илүзә Әбелханова, Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*