Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Милләт Җыены” катнашучылары башкалабызга килде
“Милләт Җыены” катнашучылары башкалабызга килде

“Милләт Җыены” катнашучылары башкалабызга килде

2021 елның 23-24 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызның “Милләт Җыены”н үткәрә. Чарага Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 70 төбәгеннән 500 милләттәшебез чакырулы.

Әлеге сәгатьләрдә катнашучылар теркәлү уза. Шулай ук бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында җыен катнашучылары өчен “Татар кызы”, “Җәлил укулары”, “Татарча диктант” һәм “Әйдә ШаяРТ!” татар КВН лигасы кебек масштаблы чараларны тәкъдим итү интерактив тамашасы да булачак.

24 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы узачак, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның катнашуы да көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*