tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар җыелды
Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар җыелды

Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар җыелды

Бүген мәркәзебез Казанда Россиянең 10 төбәгеннән 40лап каләм иясе җыелды. Очрашуның максаты – Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашу.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи белдергәнчә, быел Форум өч көн дәвам итәчәк. Беренче көн Казанда уза. Биредә түгәрәк өстәл янында фикер алышулар каралган. Чарада Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның да катнашуы көтелә.

Җыенның икенче көнендә журналистлар Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Милләт Җыенында катнашачак. Шимбә көнне, 25 сентябрьдә, алар Удмуртиянең Ижау шәһәренә юл тота. Биредә алар өчен шулай ук кызыклы программа әзерләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*