tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә борынгы мөселман зиратында агач утырттылар
Төмәндә борынгы мөселман зиратында агач утырттылар

Төмәндә борынгы мөселман зиратында агач утырттылар

Төмәндә Яңавыл мөселман зиратында «Хәтер бакчасы» акциясе узды. Парфеново микрорайонында яшәүчеләр һәм теләгән башка кешеләр 60 нарат агачы утыртты. Акциянең инициаторы – «Яңавыл бохара-татар утары» тарихи-мәдәни тыюлыгы проекты авторы Альмира Сажина.

Борынгы авылны яңарту белән шөгыльләнүче Альмира ханым сүзләренчә, быел Яңавылга 385 ел тула. «Яңавылга Бохарадан килгән байлар нигез салган», – дип сөйләде Альмира Сажина. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

«Хәтер бакчасы» акциясе беренче мәртәбә генә узмый. Узган елда район халкы Җәмигъ мәчетенең тирә-ягына агачлар утырткан һәм анда Яңавыл тарихына багышланган стенд ачкан. Элегрәк мондый стендлар 9 нчы мәктәп территориясендә дә ачылган булган.

Киләсе елда «Хәтер бакчасы» акциясе Тура елгасы янында узачак. Бу урынны таллардан чистартачаклар һәм Хөсәеновларның, Матиаровларның, Гомәровларның, Усмановларның нәсел дәвамчылары агачлар утыртачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*