tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә митинг узды
Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә митинг узды

Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә митинг узды

2022 елның 7 маенда Советлар Союзы Герое, язучы Муса Җәлил һәйкәле янында митинг һәм чәчәк салу тантанасы узды. Мондый тантана Нижневартовск шәһәрендә Бөек Җиңү көне алдыннан ел саен үткәрелә торган чарага әверелде.

Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы лидеры Рафаил Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, митингка ветераннар, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, шәһәр хакимияте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган.

Муса Җәлилнең шигъри мирасы һәм аның Ватанга фидакарь мәхәббәте үрнәге безгә яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләргә ярдәм итә. Без бу мемориалга шагыйрьнең батырлыгына һәм аның бөек талантына хөрмәт белдерү өчен киләбез, диелә хәбәрдә.

«Татар шагыйре Муса Җәлил истәлегенә багышланган митингта халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында күп сүзләр әйтелде. Яу кырларыннан кайтмаган сугыш ветераннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм шәһәр хакимияте вәкилләре герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды», – дип сөйләгән Рафаил Мөхәммәтҗанов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*