tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург татар мәдәнияте үзәгендә «Кол Шәриф. Яңарыш» документаль фильмы күрсәтеләчәк
Санкт-Петербург татар мәдәнияте үзәгендә «Кол Шәриф. Яңарыш» документаль фильмы күрсәтеләчәк

Санкт-Петербург татар мәдәнияте үзәгендә «Кол Шәриф. Яңарыш» документаль фильмы күрсәтеләчәк

15 майда Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә Казанда Җәмигъ мәчете төзү тарихына багышланган «Кол Шәриф. Яңарыш» дигән яңа документаль фильм күрсәтеләчәк.

Кол Шәриф мәчете ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм «Дөньядагы 100 иң яхшы мәчетнең» берсе дип табылган. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм Казанның «Аярис» Мәдәният үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән. Шулай ук әлеге картинаны төшерү төркеме, режиссеры Эльвира Фәрхетдинова һәм проектның директоры Татьяна Михайлова белән очрашу да каралган.

Фильмда ХХ гасыр чигендәге катлаулы тарихи чорда бу проектның кем тарафыннан гамәлгә ашырылуы, аны нинди иҗади карарлар яңа татар архитектурасы үрнәге һәм уникаль сәнгати күренеш итү хакында сүз бара.

Башлана – 14.00 сәгатьтә. Фильм 1 сәгать 20 минут бара. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*