tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Җиңү көнен билгеләп үттеләр
Тубылда Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Тубылда Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар Тубылда үтте. Шәһәрдә, Речпорт микрорайонында Речник клубы, Сумкинода узган митингларда шәһәр башлыгы Максим Афанасьев сугыш һәм тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, шәһәр халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Ул чарага җыелучыларга сугыш чорында батырлык күрсәткән геройларыбыз онытылырга тиеш түгел дип, алар турында яшь буынга сөйләргә кирәклеген әйтеп, тарихны онытмаска чакырды.

Иртыш микрорайонының Елгачылар скверындагы һәйкәл янында сугыш ветераннарын искә алу өчен күп кеше җыелган иде. Шарлар һәм Россия флаглары белән кечкенә балалар, мәктәп яшьтәгеләр һәм микрорайонның өлкән кешеләре сугыш елларын, батыр сугыш ветераннарын Бөек Җиңү көне белән котладылар. Митингта катнашучылар, чыгыш ясаучылар сугышта һәлак булганнарны, сугыштан кайтып вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган илебез батырлары онытылмаган. Укучылар һәм шәһәр халкы яу кырларында башын салганнарны, тыл хезмәтчәннәрен искә алдылар, шигырьләр сөйләделәр, патриотик темага җырлар яңгырады. Митингка исән булмаган сугыш ветераннарның туганнары аларның фотоларын күтәреп килүчеләр дә күп булды. Патриотизм хисләре белән үрелеп барган чыгышларны чарага килүче укучылар, шәһәр халкы тыңлады. Һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре куелды.

7нче майда шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Бөек Ватан сугышы ветераннарның өйләренә барып котлауларын дәвам итте. Ул сугыш ветераннары Мария Сидоровна Загребальнаяны, Бари Вагитович Айбәтуллинны, Григориий Антонович Васюраны, Николай Степанович Михайловны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлау сүзләренә Тубыл шәһәре Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь һәм хәрби хезмәт ветераны “Шәхси батырлык” өчен ордены кавалеры, запастагы полковник Игорь Заволовсккий да кушылды.

Ветераннар йорты каршында Җиңү көненә багышланган җырларны мәдәният һәм сәнгать үзәге артистлары башкардылар.                      

                       Сынауларны җиңеп чыккан ветеран

Бари Вагит улы Айбәтуллин 1924 елның 10 августында Вагай районының Кызыл Яр авыланда туа. Бари иртә әти-әнисез кала. Ятимлек ачысын күргән бала 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башланган елны ул онытмый. 1942 нче елны Бари Айбәтуллин Кызыл армия сафларына алына. 874 нче пехотада хезмәт итә, сугыш бәрелешләрендә катнашып яралана һәм контузия ала. Мәскәү янында госпитальдә тугыз ай аны дәвалыйлар. Туган якларына кайту турында хыялланса да, Бари Айбәтуллинны Япон милитаристлары белән сугышка җибәрәләр. Япон сугышында да катнашып туган якларына кайтканнан соң, 1948 нче елны ул төньякка эшкә китә. Сугыш ветераны Заполярьеда 12 ел балык заводында эшли. Аннары Ханты-Мансийск шәһәренә гаиләсе белән күченеп килә. Ул монда лаеклы ялга киткәнче балык консервлары комбинатында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы ветераны сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышында катнашып зур батырлыклар күрсәткән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, сугыштан соңгы елларда илебезне яңадан торгызу буенча авыр хезмәте өчен Бари Вагит улына һәм барлык сугыш һәм тыл ветераннарына ихлас рәхмәтләребезне әйтеп сәламәтлек, озын, тыныч гомер телик.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*