tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә cебер татарлары турында зур белешмәлек дөнья күрде
Төмәндә cебер татарлары турында зур белешмәлек дөнья күрде

Төмәндә cебер татарлары турында зур белешмәлек дөнья күрде

Төмән өлкә фәнни китапханәсе һәм Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе “Себер татарлары. XVIII гасыр – 2013 ел” библиографик күрсәткечен китап итеп бастырды. Бу 450 битле җыентыкны төзүче Асия Сәйфуллина, Гөлнур Әхмәтова, Рифкать Насыйбуллиннар аның Төмән, Омски, Новосибирски, Томски өлкәләрендә яшәүче себер татарларына багышлаган. Территорияләрне шулай киң итеп алуны алар бүгенге көндә фәнни карашларның аерым этнослар, төркемнәрне генә өйрәнүгә түгел, ә төбәкләрдәге төрле милләтләрнең үзара бәйләнешенә, традиция һәм тарихи бергәлекләренә дә игътибарның артуы белән аңлаталар.

“Тәкъдим ителә торган китап себер татарлары турында фәнни яктан ярдәм итә торган язмалар исемлеген эченә ала. Монда XVIII гасырдан 2013 елга кадәр дөнья күргән китаплар, диссертация авторефератларын, утырыш, конференция, корылтай, конгресс, симпозиумнардан доклад тезислары һәм материаллар, җыентыклар, хезмәтләр, журналлар, революциягә кадәрге газеталардан мәкаләләр исемлеге кертелгән. Җыентык фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, туган якны өйрәнүчеләр өчен файдалы кулланма булачак. Ул 11 бүлектән тора”, – дип сөйләде кичәдә төзүчеләрнең берсе, XX гасыр ахырында фәнни китапханә директоры урынбасары булып эшләгән, хәзер Төмән дәүләт мәдәният, сәнгать һәм социаль технологияләр академиясе доценты Асия Сәйфуллина. Ул китапны бастыруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде. Төзелү тарихы белән таныштырып китте:

Максим Сәгыйдуллин китапка кереш сүзне язган

– Без барыбыз да эш кешеләре, барысын да эштән буш вакытта 3 ел башкардык. Китапны бастырырга милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты матди ярдәм күрсәтсә дә, аны төзүчеләр бу эшләрнең барысын да түләүсез алып бардылар. Җыентыкка кертеләчәк исемлек алдан 15 меңгә җитсә дә, соңрак тиешле канун нигезендә бу китапка кертелә алмаган материаллар төшеп калгач, аларның саны 6800гә тигезләнде. Тарих өчен газетада чыккан язма исемнәре дә күп нәрсә турында сөйли, өлкәбез газетасы “Яңарыш” буенча гына да мондый күрсәткеч төзегәндә искиткеч зур әһәмияткә ия китап килеп чыгар иде.

Барыгызны да шундый зур күләмле басма барлыкка килүе белән тәбриклим, бу библиографик күрсәткеч Русиядә яшәүче башка халыклар арасында беренче булып дөнья күрде.

“Бу китапны укучылар күп еллардан бирле көттеләр, – дип яза себер татарлары язучылар берлеге сәркатибе Бәхтияр Агишев үзенең бәяләмәсендә. – Күрсәткечне хронологик үсеш буенча карасаң, себер татарлары тарихы, мәдәнияте үсешен өйрәнү ничек барганлыгын аңларга була, бу эштә катнашкан галимнәр белән танышырга мөмкин.

Күрсәткеч “Себер татарлары” дип аталса да, эчтәлеге һәм мәгънәсе күпкә киңрәк аның. Безнең күпмилләтле дәүләттә славян, төрки, фин-угыр халыкларының тарихы һәм мәдәнияте шулкадәр бәйләнгән, аларны аерым өйрәнү мөмкин түгел. XVIII гасырдан башлап Себер һәм себер татарлары тарихын өйрәнүгә Русия фәннәр академиясе күп өлеш кертте, XX гасырдан Татарстан һәм башка төбәк галимнәре дә кушылдылар. Шул күпъеллык хезмәтнең нәтиҗәсе “Себер татарлары” библиографик күрсәткечендәге әдәбият исемлегендә урын алган. Җыентык өйрәнелгән хезмәтләрне бергә туплау белән бергә, яңа тикшеренү эшләренә дә юнәлеш бирә”.

Чыгыш ясаучылар соңгы елларда себер татарлары турында китаплар күп бастырыла башлавына, гомумән, китап язучылар артуына игътибар иттеләр. Гөлшат һәм Җәгъфәр Касыймовлар, Хәлил Вагайлы шигырь сөйләп, җыр, адвокат Фәүзия Мәргәнова “Себер татар кызлары” күргәзмәсе белән шатландырдылар.

Күңелләрендә җыелган үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә җиткерүчеләр булды. “Мондый китаплар тузан җыеп ятмасыннар, яшьләр кызыксынсыннар иде. Кемдер кандидатлык, кемдер докторлык диссертациясен язса, берәүләр халкы тарихы турында кызыксынып та карасын”, – диде автор-төзүче, үзе дә бу китапханәнең татар бүлегендә эшләгән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Рифкать Насыйбуллин.

Быел соңгы 3-4 айда гына вафат булган күренекле татарларыбызны: Тубыл себер-татар мәдәният үзәге директоры Сафиулла Ильясов, җырчы Рөстәм Русин, җәмәгать эшлеклесе Ильяс Рафиков, танылган табиб Әхәт Сабиров, шагыйрь Заһид Акбүләковны искә алып китте. Алар истәлегенә хәтер кичәсе үткәрергә, исемнәрен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр яңгырады. Төзүчеләргә өлкә Думасы депутаты Андрей Артюхов исеменнән профессор Хәнисә Алишина, Төмән шәһәре Думасы исеменнән депутат Динар Абукин рәхмәт хатларын тараттылар.

Китапханәнең төп китапханәчесе, автор-төзүче Гөлнур Әхмәтова: “Кичәдән соң һәркемгә дә килүләренә рәхмәт йөзеннән китаплар биреләчәк, чөнки бүген милләттәшләребез катнашында биш җирдә төрле чаралар үтә. Аның белән танышкач, фикер-киңәшләрегезне электрон адреска язарсыз. Китапны өлкә фәнни китапханәсе бөтен Русия буйлап үз хисабына тарата башлады. Аның белән өлкәдәге китапханәләрдә дә танышырга була”, – диде.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*