tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ерак җирләрдә яшәгән милләттәшләр Казанда очрашты
Ерак җирләрдә яшәгән милләттәшләр Казанда очрашты

Ерак җирләрдә яшәгән милләттәшләр Казанда очрашты

20 декабрьдә Казанның “Туган авылым” комплексында Үзбәкстан җирләрендә яшәп, үз Ватаннарына кайтып гомер кичерүче татарлар белән очрашу үтте. Очрашуны ТР МДН нең яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Милләттәшләребез очрашуга бик теләп җыелды. Алар арасында яшьләр генә түгел, урта буын вәкилләре дә бар иде. Буыннар бәйләнеше  очрашуны тагын да җанландырып җибәрде.

Кунаклар аралашып торырга,  очрашуларны даими уздырырга дип килештеләр.

Ислам дөньясы турында әңгәмәләргә, дини вәгазьләргә, тел дәресләренә, күренекле татар җәмәгатьчелеге белән очрашуларга сусаган милләттәшләребез ТР МДНнә ихтирам белән рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*