Тиздән Төмәндә шагыйрь Шәүкәт Гадельшага багышланган китап бастырыла. Бу хакта Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итә.
Хезмәтнең авторы – филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина шушы шатлыклы хәбәр турында тулысынча “Дусларга сукмак” тапшыруында сөйләячәк. Чыгарылыш эфирга бүген, 3 октябрьдә 13:20 сәгатьтә 90.8 fm-да чыга.