tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта яшьтәме? “30/40” проектына рәхим итегез!
Урта яшьтәме? “30/40” проектына рәхим итегез!

Урта яшьтәме? “30/40” проектына рәхим итегез!

Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләләр санын арттыру һәм саклау максатыннан Татарстан мөфтияте “30/40” дип исемләнгән яңа эксперименталь проект игълан итә. Анда катнашу өчен рухи һәм физик яктан камилләшергә, гаилә мәсьәләләрен уңай чишәргә, шәригатьнең бу өлкәдәге гыйлемнәрен өйрәнү өстендә эшләргә теләгән урта яшьтәге гаиләле һәм ялгыз дин кардәшләр чакырыла.

“30/40” мәйданчыгы өч көнлек форум рәвешендә Шәһре Болгарда гыйнвар башында үткәрү күздә тотыла. Исламда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы – «30/40» мөселман форумы кысаларында шушы төп мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла. Белем бирү программасы фикх дәресләрен үз эченә алачак. Шулай ук күренекле мөселман галимнәре, имамнар белән очрашулар, транинглар, фикерләшү мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Белем бирү дәресләреннән тыш, күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр каралган.

Проектта берьюлы 40 кеше кабул ителә. Катнашу бушлай.

Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*