tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Журналистлар союзы әгъзасы Римма Вильдановага медаль тапшырганнар
Россия Журналистлар союзы әгъзасы Римма Вильдановага медаль тапшырганнар

Россия Журналистлар союзы әгъзасы Римма Вильдановага медаль тапшырганнар

Күптән түгел Томск шәhәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды. Анда Ульяновск дәүләт университеты Президентының ярдәмчесе Римма Вильданова да катнашты.

Тарих фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар союзы әгъзасы Римма Камил кызы Вильданова – Закир Кадыйри, Акчуриннар, Сембер сәүдәгәрләренә багышланган фәнни-публицистик китаплар авторы. Ул Томскиның А.С.Пушкин исемендәге өлкә китапханәсенә “Закир Кадыйри. Возвращение к истокам” дип аталган китабын бүләк итеп тапшырган.

Әлеге форумның пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Сембер төбәге татар тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүче Римма Вильданованы конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләгән.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*