Быелгы этнофестиваль Самара шәһәренең 437 еллыгына туры килде. 10 сентябрьдә Куйбышев районының иң матур почмагында – Этнопарк архитектура комплексында үткән фестиваль программасы «Халыклар мирасы» – «Наследие народов» дип аталган иде. Биредә кунаклар егерме милли йортта Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, каралты-куралары белән таныша алдылар, хуҗалар оештырган конкурсларда һәм викториналарда, остаханәләрдә катнаштылар. Бәйрәмгә килергә уңайлы булсын өчен Аврора автостанциясе янында бушлай автобуслар көтеп торды, ә килеп җиткән халыкның вакыты бушка узмасын өчен махсус тематик мәйданчыклар оештырылган иде.
Шундый мәйданчыкларның берсе «Победа будет ZA нами!» дип аталган. Монда сугышка киткән якташларыбызга хат язып, үзең ясаган открытка яисә рәсем салып җибәрергә мөмкин иде.
Шулай ук Этнопаркка килгән кешелер маскировка ятмәләре бәйләргә өйрәнделәр. Алар да сугыш кырына җибәреләчәк. Шунда ук гуманитар ярдәм җыю да оештырылган: җылы одеаллар, шәхси гигиена әйберләре, ашамлыклар, инструментлар, хәтта машина тәгәрмәчләре кебек зур әйберләр дә бар иде.
Бәйрәм кунакларын губернатор Дмитрий Азаров та котлады:
– Халыклар дуслыгы көнен Самара шәһәре көне белән бергә үткәрү очраклы хәл түгел. Самара җире байлыгын бу якларда яшәүче төрле милләт халыклары булдыра. Белгечләрнең бәяләве буенча, өлкәдә яшәүче 157 төрле милләт халыкларын дуслык хисләре берләштерә. Халыклар дуслыгы – өлкәбезнең иң зур казанышы, дип саныйм. Без инде Самара өлкәсе үсешен һәм тормыш сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән хисапсыз проектларны тормышка ашырдык. Туган җиребез үсештә булсын өчен сәнәгать предприятиеләре төзибез, эш урыннары булдырабыз, хезмәткәрләренә лаеклы хезмәт хакы түлибез, димәк, халыкның тормыш сыйфаты да яхшы якка үзгәрә бара. Бергәләшеп, без бөтен кыенлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Үз халкыгызның милли гореф-гадәтләрен кадерләп саклаганыгыз өчен мин сезгә рәхмәтлемен. Ә биредә һәркем башка милләт халыкларының гореф-гадәтләрен күреп белә, көндәлек тормыш рәвеше, мәдәнияте һәм сәнгате белән таныша ала. Димәк, ул, үз милләте гореф-гадәтләрен саклаган кебек, башка халыкларның көнкүрешенә дә хөрмәт белән карый башлый. Ә безнең як традицияләргә бай бит ул, – дип сөйләде губернатор.
– Регионда тынычлап уку һәм эшләү, иҗат һәм ял өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бөтен милли оешмалар җитәкчеләре дә үз халыкларының гореф-гадәтләрен саклау һәм халыклар бердәмлеген ныгыту юнәлешендә бик тырышып эшлиләр, – дип билгеләп үтте “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый советы рәисе Ростислав Хугаев..
Әлбәттә инде, мондый зур һәм матур бәйрәмнәр уңышлы эшләп килүче милли оешмалар вәкилләрен зурлау өчен менә дигән сәбәп. Губернаторның “Халыклар дуслыгын ныгыту эшенә керткән саллы өлеше өчен” Мактау билгесе белән “Региональ мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Вера Алексеева һәм “Самара өлкәсе халыклар ассамблеясе” иҗтимагый оешмасы советы рәисе Юрий Еругин, губернаторның “Халыкка хезмәт иткән өчен” Мактау билгесе белән “Евангелия-лютеран” общинасы пасторы Ольга Темирбулатова бүләкләнделәр.
Бу вакытта Этнопарк кунакларының бер өлеше “Күпмилләтле губерния” мәйданчыгында өлкәдә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре белән танышып йөрделәр, этнодиктант яздылар, этносларның тарихы белән таныштылар.
«Молодежный этнодвиж» мәйданчыгында да бик күңелле иде. Анда яшьләр «ВолгаЭтноВикторина» интеллектуаль команда уенында катнаштылар, «Этноголос» иҗат мәйданчыгында яшь җырчылар заманча аранжировка ясалган халык җырларын җырладылар…
«Туган тел» өлкә татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова сүзләренә караганда, этнофестиваль ел саен ниндидер яңалыклар белән куандыра.
– Быелгы фестивальдә акцент махсус хәрби операциягә ясалуы аңлашыла. Сугышка киткән егетләребезгә безнең күмәк ярдәм һәм теләктәшлек бик тә кирәк. Бу тема беркемне дә битараф калдырмады, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Шундый катлаулы вакытларда бердәмлек, халыклар дуслыгы темалары аеруча мөһим.
Концерт программасы да бик шәп булды, милли йортлар да бик әйбәт әзерләнгәннәр иде. Балалар өчен кызыклы һәм файдалы мастер-класслар оештырылуы да игътибарга лаек. Быелгы бәйрәм мәйданында «Хәләл» чатыр эшләп торды. Анда тәмләп ашап алырга да, өйдә калган туганнарыңа җирле җитештерүчеләр алып килгән күчтәнәчләрне сатып алырга да мөмкин иде. Чатыр алдында җыелган чират хәләл ризыкларның сыйфатлы һәм тәмле булуын дәлилләде.
Кунакларга татар өе бигрәк тә ошады: милли күлмәкләр кигән хуҗабикәләр – Асия һәм Алсу Әхмәтовалар татар халык гореф-гадәтләре турында тәфсилләп сөйләгәнне халык игътибар белән тыңлады, сораулар да күп булды. Кемдер бүләккә бирелгән «Самар татарлары» журналын алып карады, кемдер милли көйләребезгә биеп-җырлап алды, кемдер дусларын очратып, чәй эчеп, хәл-әхвәл сорашып торды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Гүзәл Рамазанова.
Бәйрәм программасы зур концерт һәм салют белән тәмамланды.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы