tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрле булсак та, ят түгелбез
Төрле булсак та, ят түгелбез

Төрле булсак та, ят түгелбез

Быелгы этнофестиваль Самара шәһәренең 437 еллыгына туры килде. 10 сентябрьдә Куйбышев районының иң матур почмагында – Этнопарк архитектура комплексында үткән фестиваль программасы «Халыклар мирасы» – «Наследие народов» дип аталган иде. Биредә кунаклар егерме мил­ли йортта Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт ха­лыкларының гореф-гадәтләре, каралты-куралары белән таныша алдылар, хуҗалар оештырган конкурсларда һәм викториналарда, остаханәләрдә катнаштылар. Бәйрәмгә килергә уңайлы булсын өчен Аврора автостанциясе янында бушлай автобуслар көтеп торды, ә килеп җиткән халыкның вакыты бушка узмасын өчен махсус тематик мәйданчыклар оештырылган иде.

Шундый мәй­дан­чык­лар­ның берсе «Победа будет ZA нами!» дип аталган. Монда сугышка киткән якташларыбызга хат язып, үзең ясаган открытка яисә рәсем салып җибәрергә мөмкин иде.
Шулай ук Этнопаркка кил­гән кешелер маскировка ятмәләре бәйләргә өй­рән­деләр. Алар да сугыш кырына җибәреләчәк. Шунда ук гуманитар ярдәм җыю да оештырылган: җылы одеаллар, шәхси гигиена әйберләре, ашамлыклар, инструментлар, хәтта машина тәгәрмәчләре кебек зур әйберләр дә бар иде.

Бәйрәм кунакларын губернатор Дмитрий Азаров та котлады:
– Халыклар дуслыгы көнен Самара шәһәре көне белән бергә үткәрү очраклы хәл түгел. Самара җире байлыгын бу якларда яшәүче төрле милләт халыклары булдыра. Белгечләрнең бәяләве буенча, өлкәдә яшәүче 157 төрле милләт халыкларын дуслык хисләре берләштерә. Халык­лар дуслыгы – өлкәбезнең иң зур казанышы, дип саныйм. Без инде Самара өлкәсе үсешен һәм тормыш сыйфатын тәэмин итү­гә юнәлдерелгән хисапсыз проектларны тормышка ашырдык. Туган җиребез үсеш­тә булсын өчен сәнәгать пред­приятиеләре төзибез, эш урыннары булдырабыз, хезмәткәрләренә лаеклы хез­мәт хакы түлибез, димәк, халыкның тормыш сыйфаты да яхшы якка үзгәрә бара. Бергәләшеп, без бөтен кыенлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Үз халкыгызның милли гореф-гадәтләрен ка­дерләп саклаганыгыз өчен мин сезгә рәхмәтлемен. Ә биредә һәркем башка мил­ләт халыкларының го­реф-гадәтләрен күреп белә, көн­дәлек тормыш рә­ве­ше, мәдәнияте һәм сән­га­те белән таныша ала. Ди­мәк, ул, үз милләте гореф-га­дәт­ләрен саклаган кебек, башка халыкларның көн­кү­ре­шенә дә хөрмәт белән карый башлый. Ә безнең як традицияләргә бай бит ул, – дип сөйләде губернатор.

– Регионда тынычлап уку һәм эшләү, иҗат һәм ял өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бөтен милли оешмалар җитәкчеләре дә үз халыкларының гореф-га­дәт­ләрен саклау һәм халык­лар бердәмлеген ныгыту юнәлешендә бик тырышып эшлиләр, – дип билгеләп үтте “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый советы рәисе Ростислав Хугаев..

Әлбәттә инде, мондый зур һәм матур бәйрәмнәр уңышлы эшләп килүче милли оешмалар вәкилләрен зурлау өчен менә дигән сәбәп. Губернаторның “Халыклар дуслыгын ныгыту эшенә керткән саллы өлеше өчен” Мактау билгесе белән “Региональ мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Вера Алексеева һәм “Самара өлкәсе халыклар ассамблеясе” иҗтимагый оешмасы советы рәисе Юрий Еругин, губернаторның “Халыкка хезмәт иткән өчен” Мактау билгесе белән “Евангелия-лютеран” общинасы пасторы Ольга Темирбулатова бү­ләкләнделәр.

Бу вакытта Этнопарк ку­накларының бер өле­ше “Күпмилләтле губерния” мәйданчыгында өл­кә­дә яшәү­че төрле милләт халык­ла­рының гореф-гадәтләре бе­лән танышып йөрделәр, эт­но­диктант яздылар, этнос­ларның тарихы белән таныштылар.
«Молодежный этно­движ» мәйданчыгында да бик кү­ңел­ле иде. Анда яшьләр «ВолгаЭтноВикторина» интеллектуаль команда уенында катнаштылар, «Этноголос» иҗат мәйданчыгында яшь җырчылар заманча аран­жи­ровка ясалган халык җыр­ларын җырладылар…
«Туган тел» өлкә татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова сүзләренә караганда, этнофестиваль ел са­ен ниндидер яңалыклар белән куандыра.

– Быелгы фестивальдә акцент махсус хәрби операция­гә ясалуы аңлашыла. Сугышка киткән егетләребезгә безнең күмәк ярдәм һәм теләктәшлек бик тә кирәк. Бу тема беркемне дә битараф калдырмады, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Шундый катлаулы вакытларда бердәмлек, халык­лар дуслыгы темалары аеруча мөһим.
Концерт программасы да бик шәп булды, милли йортлар да бик әйбәт әзер­ләнгәннәр иде. Балалар өчен кызыклы һәм файдалы мастер-класслар оештырылуы да игътибарга лаек. Быелгы бәйрәм мәй­данында «Хәләл» чатыр эшләп торды. Анда тәмләп ашап алырга да, өйдә калган туганнарыңа җирле җи­тештерүчеләр алып килгән күч­тәнәчләрне сатып алырга да мөмкин иде. Чатыр алдында җыелган чират хәләл ризыкларның сыйфатлы һәм тәмле булуын дәлилләде.

Кунакларга татар өе бигрәк тә ошады: милли күлмәкләр кигән хуҗабикәләр – Асия һәм Алсу Әхмәтовалар татар халык гореф-гадәтләре турында тәф­силләп сөйләгәнне халык игътибар белән тыңлады, сораулар да күп булды. Кемдер бүләккә бирелгән «Самар татарлары» журналын алып карады, кемдер милли көйләребезгә биеп-җырлап алды, кемдер дусларын очратып, чәй эчеп, хәл-әхвәл сорашып торды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Гүзәл Рамазанова.

Бәйрәм программасы зур концерт һәм салют белән тә­мамланды.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*