tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре форумының Самара делегатлары ТатКвиз викторинасы үткәрделәр
Татар яшьләре форумының Самара делегатлары ТатКвиз викторинасы үткәрделәр

Татар яшьләре форумының Самара делегатлары ТатКвиз викторинасы үткәрделәр

13–17 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә XXXIII татар яшьләре көннәре узды. Анда төрле илләр һәм төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр катнашты.

Очрашуның максаты – татар яшьләре арасында мәгариф, милли-мәдәни һәм эшлекле багланышлар булдыру, элекке элемтәләрне ныгыту. Анда катнашучылар кыска вакыт эчендә татар яшьләре алдында килеп туган күп кенә проблемалар хакында фикер алышты, аны хәл итү юлларын билгеләде. Яшьләр төрле юнәлештәге мастер-классларда  катнашып, төрле осталыкларын күрсәттеләр. Татар халкының тамырлары тирән, үзе имәндәй нык булуы «Нәсел шәҗәрәсе» проектлары аша күренде.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*