tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абдулла Алишны туган ягында искә алдылар
Абдулла Алишны туган ягында искә алдылар

Абдулла Алишны туган ягында искә алдылар

15 сентябрьдә Спас районында язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган чаралар узды. Көек авылында тантаналы митинг булды. Килгән кунаклар Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгында урнашкан А.Алиш музее белән дә таныштылар. Соңрак Болгар балалар сәнгать мәктәбендә Абдулла Алиш истәлегенә бәйрәм концерты үткәрелде. Анда язучының исемен йөртүче әдәби премия тапшырылды. Быел әлеге премиягә Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Фирдәвес Әһлия лаек булды. Бүләкне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова тапшырды.

Абдулла Алиш истәлегенә багышланган чараларда республиканың танылган язучылары, А.Алиш премиясе лауреатлары, язучының туганнары катнашты.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*