tatruen
Баш бит / Слайдер / “Укытучы- нинди изге исем! -“Әни” сүзе кебек кадерле!” дигән музыкаль очрашу кичәсе узды
“Укытучы- нинди изге исем! -“Әни” сүзе кебек кадерле!” дигән музыкаль очрашу кичәсе узды

“Укытучы- нинди изге исем! -“Әни” сүзе кебек кадерле!” дигән музыкаль очрашу кичәсе узды

Керәнле авылы клубы, Яңа Мичән мәдәният йорты, Мичән авыл китапханәсе берлектә, Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында кичә уздырды.

Очрашуда ветераннарыбыз, хезмәт елларында булган кызыклы хәлләрне һәм истәлекле, күңелле һәм моңсу  мизгелләрне искә төшерделэр. Эх, нинди күңелле булган бит ул мәктәп еллары!  Мөхтәрәм затларыбыз  үзләрен нәкъ мәктәптә укытып йөргән укытучылар кебек хис иттеләр, яшьлекләренә әйләнеп кайттылар,  хәтирәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен җиткерделәр.

Бәйрәм матур җырлар, шигъри тәлгәшләр, уен, конкурслар белән үрелеп барды. Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган  олпат укытучыларыбыз бик күп җылы рәхмәт сүзләре ишеттеләр бүген. Очрашу-бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алгач, укытучыларның керфек очларына яшь тамчылары эленде. Барысы да оештыручыларга кабат-кабат рәхмәтләр җиткерделәр. Әлеге очрашу күңелләрдә якты хисләр, онытылмас хәтирәләр калдырды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*