tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормыш дәртең ташып торсын
Тормыш дәртең ташып торсын

Тормыш дәртең ташып торсын

25 гыйнвар көнне, Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының күренекле шәхесе, район үсешенә төрле яктан зур өлеш керткән гомерлек җитәкче Таһир Рәшит улы ЮСИПОВ үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Таһир Рәшит улы Петрякс авылында туган булса да, тормыш юлы бала чактан Кызыл Октябрь районына бәйле – биредә үсә, укый, эшли, гаилә кора.

Куйсуы мәктәбендә сигез классны тәмамлагач, Уразавылга йөреп урта белем ала, аннары Арзамас педагогия институтының физика-математика факультетын, соңрак Горький авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетын тәмамлаган ике югары белемле белгеч ул.

Хезмәт юлын 1968 елда Мәдәнә мәктәбендә башлый, аннары хәрби хезмәтен үтәгәч, Куйсуы мәктәбендә укыта. Оештыру сәләте зур булган яшь белгечне 1976 елда район комсомол оешмасының беренче секретаре итеп билгелиләр, соңрак район партия комитетының инструкторы, аннары бүлек җитәкчесе дә була. Ә 1981 елда район мәгариф комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә һәм дистә елдан артык бу җаваплы вазифаны үти.

Таһир Рәшит улы анда эшләгәндә район мәгариф системасы нык үсеш ала – Яндавишча, Карга, Екатериновка, Михайловка һ.б. авылларда яңа мәктәпләп, Уразавылда, Салганда, Семочкида, Пашатта һәм кайбер рус авылларында бакчалар төзелә. Берничә авылда укытучылар өчен (барлыгы 12 фатир) торак, Уразавылда методкабинет та нәкъ ул эшләгән елларда булдырыла. Шулай ук балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Лукоян педучилищесының филиалы ачыла, Горький педагогия институты базасында милли мәктәпләр өчен татар һәм рус теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү бүлеге булдырыла, анда һәм педучилище филиалында укып чыккан белгечләр бүгенгәчә район мәктәп-бакчаларында уңышлы хезмәт итә.

Таһир Рәшит улы кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, ул тармак зур үсеш ала – 1992-1994 елларда районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары булып торганда халыкка cоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге булдыра һәм ул бүлек бүгенгәчә эшләп килә. 1994-1997 елларда Уразавыл шәфкать йортының беренче директоры буларак, аны эксплуатациягә кертеп, тиешле җиһазлар һәм кадрлар белән тәэмин итә.

1997 елда район администрациясе башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнә, мәгариф, мәдәният, социаль яклау, юллар төзү, газлаштыру, торак-коммуналь хезмәт – барысын да нәкъ ул күз уңында тота. Бу вазифаны 2005 елга чаклы башкара һәм шул дәвердә 14 авылга газ кертелә, Семочки, Кече Рбишча, Чүмбәли, Куйсуы мәктәпләре газ белән ягыла башлый, биш күпер төзелә, байтак кына юллар ремонтлана. Нәкъ шул чорда Уразавыл мәктәбе базасында Мәскәү экономика, менеджмент һәм бизнес институты Түбән Новгород филиалының бүлеге ачыла. Анда югары белем алган кадрлар бүгенгәчә районның төрле тармакларында эшли.

Соңгы ун елда район Земство җыенының контроль-санау комиссиясен җитәкли.

Ярты гасырлык хезмәт юлында Таһир Рәшит улы берничә тапкыр район партия һәм башкарма комитетлар әгъзасы, район советы һәм Земство җыены депутаты итеп сайланды, Дәүләт Думасы депутатының ярдәмчесе дә булып торды.

Аның тырыш хезмәте һәрчак югары бәяләнде – “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә әле 1991 елда лаек булган иде, 2002 елда Бөтенроссия халык санын барлау кампаниясендә катнашкан өчен РФ Президенты Указы белән махсус медаль бирелгән иде, бүтән бүләкләре, грамота, Рәхмәт хатлары бихисап.

Инде күптән лаеклы ялда булуына карамастан, тик торырга өйрәнмәгән, һәрчак тормышның уртасында кайнаган Таһир әфәнде җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә һәм берничә вазифаны уңышлы башкара. Ул район шашка һәм шахмат федерациясе президенты, Нижгар татарлары конгрессы рәисенең урынбасары, пенсионерлар Союзы Советы һәм районның җәмгый палата әгъзасы булып тора. Район үсешенә керткән зур өлеше өчен “Кызыл Октябрь районының хөрмәтле гражданины” исеме дә бирелгән иде аңа.

Мин Таһир Рәшит улын чын күңелдән юбилее белән котлыйм, аңа саулык, тыныч озын гомер телим, гаиләсенең, якыннарының ихтирам-мәхәббәтенә төренеп яшә, һәрчак оптимистик рухлы булып кал, тормыш дәртең ташып торсын, хөрмәтле Рәшит дус!

Гаяр ХӘСӘНОВ,

Нижгар татарлары конгрессы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*