tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормышка ашкан хыял
Тормышка ашкан хыял

Тормышка ашкан хыял

Сәрия ханым Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан туган авы­лы Пашаттан башка тормы­шын күз алдына да китерә алмый – биредә туган, үскән, мәктәптә укыган, махсус белем алгач, кабат кече Ватанына кайтып, үзен тулаем мәктәп эшенә багышлап, дүрт дистә елдан артык мәгариф өлкәсендә намус белән хезмәт иткән, дөресрәге, әле дә дәвам итә эшен – бер инвалид баланы өенә йөреп укыта.

Укытучы булырга ул бала чактан хыяллана, үзен белә башлаганнан бирле иң яраткан уены – мәктәп-мәктәп була, туган­нарын, күрше балаларын укытып маташа. Туган авылында сигез ел­лык мәктәпне гел “бишле”гә генә тәмамлагач, ул сайлау алдында тормый, хыялын тормышка ашы­ру нияте белән Лукоян педучили­щесына юл тота һәм аны да кы­зыл дипломга тәмамлый. Шул ук елда Арзамас педагогия институ­тына читтән торып укырга керә, ә хезмәт юлын Семочки мәктәбендә башлый. Анда ун елдан артык эшләп, тәҗрибә туплаган яшь белгечне Пашат башлангыч мәктәбенә күчерәләр һәм биредә ул мәктәп ябылганчы, 2019 елга кадәр хезмәт итә, шуның соңгы 11 елын мөдир вазифаларын үти.

Эшен бар булмышы белән яратып, тырышып эшләгәнгә, хезмәте һәрчак югары бәяләнә, төрле дәрәҗәдәге Грамотала­ры, Рәхмәт хатлары бихисап аның, иң дәрәҗәлесе – 2008 елда бирелгән Россия мәгариф министрлыгыныкы. “Россия го­муми мәгарифенең хөрмәтле хезмәткәре” исеменә, Президент грантына (2008) да лаек булган шәхес ул. Аның уңышлары бик күп, әмма бүген Сәрия Сайрул­ловнаны бераз икенче яктан ачыкларга булдык.

Соңгы елларда “Туган як” га­зетасы битләрендә аның иҗаты дөнья күрде – “Тормышка ашкан хыял” хикәясен, “Ике язмыш” повестен укучыларыбыз бик яратып укыды, югары бәяләгән хатлар да килде. Шигырьләре дә бу төр әдәбиятны яратучыларда зур кызыксыну уятты. Шуларны истә тотып, “Туган як” редакция­се гамәлгә куйган Һади Такташ исемендәге әдәби премияне дә 2022 ел нәтиҗәләре буенча Сәрия ханыма тапшырдык.

Ә күптән түгел югарыда телгә алынган һәм “Зәңгәр кыңгыраулар” дип аталган әсәрләрен, берничә дистә шигырьләрен туплаган, бик матур бизәлгән каты тышлы китабы да басылып чыкты.

Иҗатка ул яшьли тартыла – шигырьләр яза, мәктәптә, педу­чилищеда укыганда иншаларны иң яхшы итеп яза. Кызыксыну­чан булганлыктан, Сания әбисе сөйләгәннәрне хәтеренә сең- дерә бара, тик кулына каләм алырга теләге зур булса да, тор­мыш мәшәкатьләре белән ва­кыт җитми. Ә инде дүрт ел элек мәктәп ябылгач, вакыт күбәя һәм ул, ниһаять, күптән күңелендә йөрткән ниятен тормышка ашы­ра башлый. “Башта “Тормышка ашкан хыял” хикәясен яздым. Аннары тәвәккәлләп, “Ике яз­мыш” повестенә тотындым. Аны мин тол хатыннарга багышла­дым, чөнки безнең нәселдә алар күп – Йосыф бабаем сугышта һәлак булгач, Сания әбием тол кала, аның әнисе – карт әбием дә ялгыз балалар үстерә. Әтиебез вафат булганда, үземнең әниемә 38 яшь кенә иде, сеңлем бик иртә ялгыз калды. Йосыф бабаемның дивардагы фотосы белән Са­ния әбиемнең сөйләшкәнен хәтерлим. Бабаем сугышның беренче көннәрендә үк фронт­ка китә, берничә тапкыр ярала­нып, госпитальләрдә дәвалана, Познань шәһәрен азат иткәндә кабат каты яралана һәм 1945 елның мартында, җиңүгә ике ай калганда Германиянең Вольден­берг шәһәрендә госпитальдә ва­фат була, анда җирләнә. Хәзер ул шәһәр Польша составында һәм Добегнев дип атала. Аның каберен авылның исеме дөрес язылмаганга бик озак таба алма­дык, ниһаять, ачыклангач барыр­га да теләгән идек, әмма бүгенге вазгыятьтә андый мөмкинлек юк, кызганычка.

Минем Сания әбием бик сабыр, изге җанлы иде, мин аны хәтта җир йөзендәге фәрештәгә тиңләр идем. Ул беркайчан гайбәт сөйләмәде, вак нәрсәләрдән өстен булды, яшьли намазга басты, бер кал­дырмый ураза тотты. Бабаебызны фотоларга карап кына белсәк тә, ул бездә аңа карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләде.

“Ике язмыш” повестендә мин гаилә тарихын гына түгел, авыл­га бәйләнешле төп вакыйгалар­ны, ул чордагы тормышны да күрсәтергә тырыштым. Әнием һәм тормыш иптәшем Рафек бе­ренче укучыларым булды, әнием кайбер төзәтмәләр дә кертә иде, бик инде китап чыкканны көтте, әмма, кызганычка, күрми калды, вафатына ярты ел булып килә.

Һәрчак мине илһамландырып, канат куеп торган өчен пар кана­тым Рафекка, балаларыма олы рәхмәт, аларның ярдәменнән башка бу эшне башкаруы авыр булыр иде”, – дип сөйләде Сәрия ханым.

Әлбәттә, һәр эштә дә беренче чиратта якыннарың терәк-таяныч булырга, аларның ышанычы көч биреп торырга тиеш. Сәрия ханымның очрагында нәкъ шулай – гаиләсе аны һәрчак дәртләндереп, илһамландырып тора.

Рафек белән алар 42 ел инде дус-тату гомер итәләр, үзләренең үрнәгендә ике тәртипле, инсаф­лы бала үстергәннәр, югары бе­лем биреп, олы тормышка озатканнар. Хәзер кызлары Айсылу гаиләсе белән башкалада яши, уллары Марат Түбән Новгородта төпләнгән. Әби-бабайның шат­лыгы, куанычы булып биш оныклары үсеп килә.

“Җәйге ялларга һәрчак киләләр, Маратлар якынрак яшәгәнгә, ешрак кайтып йөриләр. Җәен бала-чага, бакча эшләре белән артып булмый, шуңа да күбрәк көзен-кышын иҗат белән шөгыльләнәм”, – ди Сәрия ха­ным.

Теләк булса, вакыты табы­ла инде аның, ә теләк анарда зур. Милләттәшебез Дамир Юсуповның батырлыгы белән барыбыз да таныш, ә Сәрия Сайрулловна аның белән гел элемтәдә икән һәм очучының батырлыгы турында күптән түгел хәтта поэма язган, ул тиздән “Ту­ган як”та басылыр, әлбәттә.

Туган авылының тарихы белән дә кызыксына, аны тирәнтен өйрәнә. Шулай ук нәсел шәҗәрәләре төзи. Мәсәлән, үзенең ягыннан уникенче бу­ынга, ә Рафек ягыннан унынчы буынга хәтле ачыклаган инде. Бу искиткеч зур көч, күп вакыт таләп иткән гамәлдә аңа баш­калада яшәүче икетуган энесе ярдәм итә. Гаҗәеп күп матери­ал туплаган инде, барысын да укытучыларга гына хас булган тәртип белән аерым папка­ларга җыя бара. “Мин кайчак кичләр, төннәр буе язып уты­рам, эшләгән чакта кич буе планнар, бүтән язу эшләре белән шөгыльләнгәнгә дә бу гадәт калгандыр, лампа якты­сы йокларга комачаулый диеп Рафек кайчак төн уртасында бүлмәдән куып чыгара”, – дип көлә әңгәмәдәшем.

Менә шундый күпкырлы шәхес ул Сәрия ханым, иҗатның да төрле якларын чагылдыра – берничә ел тирә-якта дан тоткан “Пашатбикә” төркеменең иң ак­тив әгъзасы булып торды, хәтта Пермь шәһәрендә Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә дә уңышлы катнашып кайтканнар иде. Тулаем үзе иҗат иткән “Па­шатым” җыры бик матур килеп чыккан. “Мин тормышны яратам, Ходай Тәгалә биргән гомернең һәр минутын файдалы итеп уздырасым килә. Ә инде иҗатым, китабым бала-оныкларыма, ту­ганнарыма, авылдашларыма ядкарь булсын, укучыларда әби- бабайларга булган хисләрне, хатирәләрне уятсын иде. Шушы максатка ирешкәнмен икән, димәк, тырышканым юкка түгел. Гаиләмнән гайре, миңа ярдәм иткән Әлфия Мөхәммәтҗановага, Рамис Якуповка да олы рәхмәт белдерәм”, – ди Сәрия ханым.

Ә без инде анардан яңадан-яңа иҗат җимешләрен көтеп, бе­ренче китабы соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз.

Уңышлар сезгә, Сәрия Сайрулловна, илһам чишмәгез саек­масын, исәнлектә, тынычлыкта тагы да күп еллар иҗат итәргә язсын! Шулай ук Сәрия ханымны, аның йөзендә барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме – халыкара хатын-кызлар көне белән тагы бер тапкыр котлыйбыз. Яз кояшыдай балкып, сөеп һәм сөелеп яшәгез!

Наилә ЖИҺАНШИНА,

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*