tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ЦСКА тренеры Краснайда
ЦСКА тренеры Краснайда

ЦСКА тренеры Краснайда

Атна башы белән иртән редакциягә Красный Остров авылы башлы­гы Максут Алимов шал­тыратты һәм авылга ялга күренекле якташы, Континенталь Хоккей Лигасының (КХЛ) ЦСКА хоккей командасы тре­неры Равил Якубовның (фотода) кайтуын белдерде. Газетабыз битләрендә спорт өлкәсендә ка­занышларга ирешкән милләттәшләребез ту­рында еш язабыз. Шуңа тиз арада җыенып, ерак сәфәргә кузгалдык.

Равилның әти-әнисе – Әмир абый белән Рауза апа Түбән Новгород өлкәсенең Краснай авылында туып-үскән, анна­ры башкалага китеп төпләнгән. Әтисе зур бер заводның конструкторлык бюросын җитәкләгән, әнисе дә шунда эшләгән.

Равил 1970 елның 26 июлендә туган. Ба­лачактан ук хоккей белән профессиональ дәрәҗәдә “Динамо” командасының спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлаган һәм аның белән ике тапкыр Советлар Союзы һәм Россия чемпионы исемен яулаган, Ха­лыкара класслы спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән, милли җыелма команда составын­да 1995 елда дөнья чемпионатында кат­нашкан. Ә 2005 елда хоккеист карьерасын тәмамлагач, тренерлык һөнәренә күчә һәм 2018 елдан ЦСКАда баш тренер ассистенты, һөҗүмчеләр остазы булып эшли.

Белгәнегезчә, ЦСКА быел икенче тапкыр Га­гарин кубогын яулады, шуңа милләттәшебез белән очрашырга барганда КХЛның төп тро­феен да күрергә хыялландык.

«Һәр яулаучының кубокны туган ягына алып кайтырга хокукы бар, әмма ике көнгә генә. Без инде бер атнага кайттык. Үзегез беләсездер, авыл җирендә җәй көне эш күп. Төп йортны, азбарны тәртипкә китердек. Зи­ратка барып, кардәшләрне искә алдык. Ир­кен нигездә бертуган энеләр һәм сеңелләр белән җыелышып ял итәбез” – дип сөйләде күренекле якташыбыз.

Икенче көнне Равил кире Мәскәүгә юл тотты, чемпионнарны яңа сезонга әзерләргә вакыт инде. Әлеге язмабыздан соң, “армиялеләрнең” тамашачылар саны милләттәшләребез исәбенә тагы да арта төшәр, дип уйлыйбыз.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*