tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зиратына экскурсия үткәрде
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зиратына экскурсия үткәрде

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зиратына экскурсия үткәрде

Бишбалта – борынгы татар бистәсе, тарихи урын. Бистәнең әһәмиятенә игътибар җәлеп итү өчен Ачык университет һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зираты буенча экскурсия оештырды.

Экскурсияне тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов һәм Казанны өйрәнүче, журналист Рәдиф Кашапов алып барды.

Бишбалта бистәсе буйлап экскурсия Столяров исемендәге парктан башланды. Алга таба экскурсия маршруты Бишбалта осталары һәйкәле, «Серп и молот» заводы, Бишбалта мәчете, 15 нче татар гимназиясе, Балыкчы яки Тиволи бакчасы, Шамил Тарпищевның теннис академиясе, 2 нче Бишбалта һәйкәле, Алафузовлар мирасы, Бишбалта бистәсе урамнары һәм тарихи мәчет урыны, Бишбалта зираты, Идел буе буйлап сузылган иде.

Бишбалта бистәсе Хәсән Туфан, Һади Такташ, Гадел Кутуй исемнәре белән дә билгеле. Биредә шулай ук Сара Садыйкованың бабасының йорты да сакланган.

Бишбалта бистәсендә тарихи-туристик комплекс ясау кирәклеген журналист Ленар Гобәйдуллин белдерде. «Башка кешеләргә, татарның үзенә күрсәтер өчен тарихи комплекс булдырырга кирәк.  Музей эшләп куярга, мәчетләргә истәлек такталары куярга, туристик маршрутка кертергә була», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*