tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен популярлаштыралар
Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен популярлаштыралар

Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен популярлаштыралар

14 июльдә «Черек күл» паркында Идел буе халыкларына багышланган «Древо жизни» мәдәни-агарту проекты старт ала. Проектны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Древо жизни»ның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Әлеге проект аша Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыклар, аларның тарихы, туган телләре, мәдәниятләре (милли кием, бизәнү әйберләре, уен-кораллары, милли биюләре) белән таныша алачак. Проект дүрт милләткә – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыкларына багышлана.
Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын –берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Ул юан кәүсәле, киң ябалдашлы, ботаклары тамырларына кадәр төшеп торган агачны хәтерләтә.

Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, мари, удмурт, мордва, чуашларның дини ышануларының аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул байтирәк, русларда – древо жизни, мариларда – тукымвож, удмуртларда – дунне писпу, мордваларда – шувто ине, чуашларда – пурнӑҫ йывӑҫҫи.

Проектның беренче чарасы 14 июльдә 18.00 «Черек күл» паркында узачак һәм мари мәдәниятенә багышланачак. Чарада Казан, Яр Чаллы шәһәрләренең, Менделеевск районының мари иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

«Черек күл» паркының нәкъ үзәгендә (перголалар янында) катнашучылар традицион костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, мәкальләр, мари халкының уен кораллары белән танышачак, шулай ук мари барабанында (тӱмыр), мари волынкасында (шӱвыр) һәм кызлар торбасында (пуч) уйнарга өйрәнә алачак.

Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен «Балачак аланы», «Әкият аланы» мәйданчыклары эшләячәк. Аларда 3-6 яшьлек балалар «Балык тот» уенын уйнаячак һәм Идел буе халыклары әкиятләре белән танышачак. Моннан тыш, теләге булган һәркем мари күкрәк бизәген, саклагыч курчак ясый алачак, качлап һәм нәфис шома чигүгә өйрәнәчәк.

Төп мәйданчыкта, амфитеатрда, традицион мари биюе – тывырдык нигезләре буенча мастер-класс узачак. Көнчыгыш мариларының бу биюе энергияле, көчле тыпырдавы, характерлы һәм оригиналь ритмы белән аерылып тора. Элекке заманда бу биюне бары тик ирләр генә каты итеп тыпырдап биегән, ә хатын-кызлар нәфис адымнар белән хәрәкәтләнгән. Теләге булган һәркем әлеге мари сәнгатенең нигезләренә төшенә алачак.

Чара азагында «Zakaria» фолк төркеме мари хитын башкарачак. Шуннан соң катнашучылар барысы да, мари биюенә кушылып, бердәм түгәрәктә берләшәчәк. Әлеге чара танылган Казан диджее Malsi musicның мари бию көйләренннән торган диджей-сет белән тәмамланачак.

14 июль программасы:
18.00 –  тантаналы ачылыш
18.00 – мәйданчыклар эше (традицион костюм һәм аның элементлары, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, уен кораллары, «Балачак аланы», «Әкият аланы»)
18.10 – фольклор коллективлар чыгышы
19.15 – традицион мари биюе – тывырдык буенча мастер-класс
20.00 – «Zakaria» фолк төркеме чыгышы
20.10 – диджей Malsi musicтан мари бию көйләренннән торган DJ-set.

Киләсе чаралар:
28 июль – удмурт мәдәнияте
11 август – чуаш мәдәнияте
25 август – мордва мәдәнияте

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*