tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам чишмәсе – гаилә
Илһам чишмәсе – гаилә

Илһам чишмәсе – гаилә

Һәр авылда авылдашларының ихтирам-хөрмәтен яулаган кешеләр бар. Кагыйдә буларак, алар билгеле шәхес тә түгел, әллә нинди зур исемнәре дә юк, гади генә кешеләр, әмма ниндидер бер билгесез көч белән тирә-ягындагыларны үзенә җәлеп итәләр, яше-карты аларга тартыла.

Түбән Ногород өлкәсенең Кочко-Пожарда шундыйларның берсе – Илһам Абдулхай улы Җиһаншин. Ул үзенең гадилеге, ярдәмчеллеге, эчкерсезлеге белән тиз арада һәр аралашкан кешесенең күңелен яулый. Аның йөзендә һәрчак елмаю балкый, беркайчан төшенкелеккә бирелми, нинди генә пробле­ма килеп туса да, чыгу юлын таба. Бәлки, гомер буе күбрәк хатын-кыз арасында яшәгәнгә ул шундый йомшак күңелледер – аны әнисе һәм дүрт кыз туганы – апалары тәрбияләгән, хәзер үзенең дә хатыны, өч кызы һәм ике кыз оныгы бар. Әтисез үсү дә үз эзен калдыргандыр. Әйе, дүрт кыз арты тансыкка туган улын, нәсел дәвамчысын кадерләп үстерергә насыйп булмый Абдулхай абыйга – олы кызлары Рушаниягә 12, Илһамга нибары яшь ярым чамасы була әтиләре фаҗигале рәвештә китеп бар­ганда. Ул да, дүрт яшендә калган Дина да аны бөтенләй хәтерләмиләр, олыраклары Рушания, Рамилә һәм Наиләнең бераз исендә газиз кешеләре. “Әлбәттә, бик кирәксендем әтине, бала чакта елаган чаклар да булмады түгел. Мәктәптә укыганда малайлар әтиләренең комбайны­на, тракторына, машинасына утырып йөрүләре белән мактанганда, без тагы да бер әтисез үсүче классташым белән якка китеп елый идек. Мин Зөлфияне өйләнгәч тә, бу сүзне әйтергә күнекмәгәнгәме каен әтиемә “әти” дип тиз ук кенә дәшә алмадым, тора-бара гына күндем”, – дип сөйләде Илһам.

Аны кыз туганнары гел яклап- саклап үстерә, авыр эш эшләтми. Яшүсмер булгач инде бар эшне җигелеп эшли башлый – йортны, туар-караны да карый, җәйге ка­никулларда җирле колхозда фер­мада, силос базында, келәтләрдә, АВМ (витаминлы үлән җитештерү) комплексында эшли. Яшүсмер чаклары 1970-1980 елларга туры килгән буын барысы да шулай эшләп, акчаның кадерен белеп үсте.

Җирле мәктәптә урта белем ал­гач, Илһам шоферлыкка укый һәм армиягә колхозда шофер эшләп китә инде. Ватан алдында хәрби бурычын намус белән үтәп кайт­кач, бераз башкалага китеп тә эшләп карый, әмма ыгы-зыгылы шәһәр тормышын бер дә яратмый, өч айдан туган авылына кайтып, колхозга урнаша һәм 18 ел хезмәт куя анда. Соңгы дистә елны Сер­гачтагы электр челтәре оешмасын­да йөртүче булып хезмәт итә.

Ул кече ватаны өчен өзелеп бара, җаны-тәне белән аны ярата, авыл­ны төзекләндерүдә актив катнаша һәм берничә чакырылыш авыл со­веты депутаты булып торганга гына түгел, бернәрсәгә дә битараф кала алмаганга бүтәнчә булдыра ал­мый, холкы шундый аның. Авылда нинди эш башкарылса да, Илһам беренчеләр сафында, алай гына да түгел, әйдәп баручыларның берсе ул. Ә инде спортка кагыл­ганнарын әйткән дә юк, чөнки үзе футболчы да, хоккейчы да. Сер­гач районы футбол командасы составында төрле дәрәҗәле тур­нирларда күп еллар район данын лаеклы яклаган, тирә-якка даны таралган Кочко-Пожар хоккей командасының алмаштыргысыз капитаны. Максатчан программа буенча хоккей кордын төзүдә, анда электр уты сузуда, боз коюда, кар арчуда ул үзе генә катнашып кал­мый, бүтәннәрне дә, иң мөһиме – яшьләрне җәлеп итә. Бүген Кочко- Пожар болынында гөрләгән сабан туеның оештыру комитеты әгъзасы буларак та ул шәхси вакыты белән санашмыйча, барлык оештыру эшләренең уртасында кайнады.

Хөрмәтле укучыларыбыз, Илһам турында язарга карар кылу- ыбызның тикмәгә генә түгел икәнен аңлагансыздыр инде. Әйе, моның сәбәбе бар, кичә, 7 июль көнне, ул үзенең 50 яшьлек алтын юбилеен билгеләп үтте. Табигате белән тыйнак кеше буларак, үзе турында җәелеп сөйләмәде, шуңа да аның нинди ул, тормыш иптәше, туган, әти булуы турында күбрәк гаиләсеннән сораштык.

Әнисе Таһирә апа:

Илһамым баһадирдай зур бала булып туды, биш килограммга якын иде. Ирем Абдулхай белән без бик матур яшәдек, һәр балабызны көтеп алып, яратып үстердек, әмма бәхетебез кыска гомерле булды. Кулымда биш бала, артымда бер боз ссуда белән калдым, әмма төшенкелеккә бирелеп, кайгыга батып утырырга мөмкинлек юк – балаларны ашатасы-киендерәсе бар. Аллаһыга шөкер, барысы да акыллы, тәртипле, эшчән булып үстеләр, тормышта үз урыннарын таптылар. Хәзер 13 оныгым, 17 оныкчыгым бар.

Илһамыма килгәндә, мин бик шат аның төп нигездә калуына. Гаилә эчендә бик матур карт­лык кичерәм, киленем Зөлфия белән икесе дә зур кадер-хөрмәт күрсәтәләр, Ходай Тәгалә үзлә- ренә дә шундый картлык насыйп итсен иде. Илһамым бик туган җанлы, минем дә, әтисенең дә туган-тумачаларыбызга карата мөнәсәбәте искиткеч, үзенең апа­ларын инде әйткән дә юк. Кыскасы, дөньядагы һәр әнигә мин Илһамым кебек ул теләр идем.

Тормыш иптәше Зөлфия:

– Безнең Илһам белән гаилә ко­руыбызга чирек гасыр узды инде. Мин үзем дә Кочко-Пожар кызы, шәһәргә китү теләге миндә дә булмады, без туган авылыбызда таптык бәхетне. Илһам искиткеч яратучан, кайгыртучан, ягымлы ир, әти һәм хәзер инде бабай да, чын ирләргә генә хас булган барлык яхшы якларны туплаган ул үзендә. Без тир түгеп, хезмәт итеп булдыр­дык бүгенге җитеш тормышыбыз­ны – олы кызыбыз Алсу гына иске өйдә туды, Галия белән Надияне бүгенге иркен өебезгә алып кайт­тык. Гомер буе туар асрыйбыз, сы­ерны да күптән түгел генә бетер­дек. Нәрсә эшләсәк тә, без бергә, мин Илһамга үземә ышанган ке­бек ышанам. Ул төрле авылларга футбол, хоккей уйнарга киткәндә, бер дә шалтыратып борчымыйм. “Бүтәннәрнең хатыннары гел шал­тыратып тора, син генә миңа шалтыратмыйсың”, – дип көлә ул.

Минем әниемне – каен әнисен үзенеке белән бертигез күрә дисәм дә, ялгышмам. Кызларыбызны яра­туы чиксез, ә инде оныкларыбыз Айсель белән Аминаны әйткән дә юк. Үзе әтисез үскәнгә, бар күңел җылысын, ата назын тулысынча бирергә тырыша. Мин язмышы­ма бик рәхмәтлемен нәкъ Илһам белән тормышымны бәйләгәнгә, шулай бергә исән-сау гомер итәргә язсын иде.

Зөлфиянең сүзләрен исбатлап, шуны әйтеп үтәсем килә – аларның иркен, матур, заманча җиһазланган йортлары искиткеч, абзар-куралары бик җитеш, бак­чаларында яшелчә-җимешләр күкрәп үсә, аның һәр почмагын ма­тур чәчәкләр бизи, бар җирдә дә тәртип һәм чисталык. Өй-бакчаны Зөлфия белән кызлар тәртиптә тотса, абзар-гаражлардагы тәртип Илһам тырышлыгы, әлбәттә.

Инде язманы дәвам итеп, ту­ганнары, балаларының юбиляр турындагы фикерләре белән дә танышыйк.

Апасы Рушания:

– Мин 18 яшемдә башкалага ки­теп урнаштым, Илһамга беренче класска кергәндә дәфтәр-ручка ише барлык кирәк-яракларны китергән идем. Хатын-кыз арасын­да үссә дә, ул чын ир-егет булып үсте. Илһам искиткеч туган җанлы, төп нигездә калып, барыбызны да берләштереп, бәйләп торучы җеп ул. Без өчебез – мин, Рамилә һәм Наилә башкалада яшибез һәм Илһам безне һәрчак шатланып каршы ала, киткәндә моңсуланып озатып кала. Балаларыбыз җәй буе биредә тора иде. Илһам түгел, Зөлфия дә начар сүз әйтергә түгел, кыңыр күз белән дә карамадылар, барлык эшкә өйрәттеләр. Шуңа да алар һәрчак зур теләк белән кайталар авылга, хәзер инде үз гаиләләре белән. Илһам белән Зөлфиягә рәхмәтебез чиксез. Нәнәебезне кадер-хөрмәттә тотып, өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Авылда яшәүче туганыбыз Дина белән дә гел бергәләр.

Энебез арабызда иң яшь булуы­на карамастан, бик зирәк акыллы, төпле киңәшләре белән һәрчак ярдәм итә, ул безгә әтиебез уры­нына калган кебек. Хәзер инде һәрберебезнең авылда үз йор­ты булса да, гел Илһамнарда җыелабыз, магнит кебек үзенә тар­та, тирәсенә туплый ул безне.

Олы кызы Алсу:

– Әтием безнең (әйе, кызлары аларга “әтием”, “әнием” дип дәшә) искиткеч кеше, руслар әйтмешли, “человек-праздник” ул. Көтелмәгән күңелле сюрпризлар ясый һәрчак, ниндидер турнирлардан төнлә, без йоклаганда кайтса, уянгач ук аш бүлмәсенә йөгерә идек, чөнки беләбез – анда безне өстәлгә өелгән тәм-томнар көтә. Әнием белән безне кая гына йөртмәделәр, миңа да, сеңлем Галиягә дә юга­ры белем бирделәр. Әти төрле җирләргә, хоккей матчларына без­не генә түгел, әниемнең, үзенең туганнарының балаларын да йөрте һәм йөртә. Мин хәзер үз гаиләм белән Мәскәүдә яшим, ирем Айратны үз улы кебек якын күрә, ярата, ә инде кызларыбыз Айсель белән Амина өчен җанын бирергә әзер.

Алар әнием белән безгә дөрес тәрбия бирделәр. Әтием бик чи­сталык, тәртип ярата, аның га­ражында, паетта һәр нәрсә үз урынында, бер чүп күрмәссең. Үз йорт-җиребезгә генә түгел, бөтен тирә-як мохиткә мөнәсәбәте шун­дый. Мәсәлән, кизләү янында опен эйр яисә бүтән чара узган арты, ул Галия белән мине иртән уятып, андагы чүп-чарны җыештырырга алып китә иде.

Ул бик аралашучан, теләсә кем белән тиз арада уртак тел таба. Хоккей яратканга, аның танышла­ры арасында билгеле спортчылар да байтак – команда администра­торлары, уенчылар, тренерлар, мәсәлән, Зиннәтулла Билялетди­нов. Ул алар белән гел элемтәдә тора һәм күренекле шәхесләр бул­ганнары өчен түгел, ә яхшы кеше, кызыклы әңгәмәдәш булганнары өчен.

Минем менә нинди танышларым бар дип, беркайчан мактанмый. Берничә ел элек Уразавылга Та­тарстан президенты белән өлкә губернаторы килгән иде, алар­ны йөртүне әтиемә йөкләделәр. Бу хакта да бер дә авыз ачып сөйләмәде. Сергачка КХЛның Га­гарин кубогын китердем дип тә масаеп йөрми. Ә инде безгә, ба­лаларына булган яратуы – чиксез, киткәнебезнең икенче көнендә үк шалтыратып, кызым, кайчанга кай­тасыз, ди.

Төпчек кызы Надия:

– Мин әтием белән чын күңелдән горурланам, ул дөнья йөзендәге иң яхшы, иң ягымлы, иң кайгырту­чан, иң яратучан әти, мин әтиемне һәм әниемне бик-бик яратам!

Уртанчы кызы Галия шулай ук Мәскәүдә яши һәм материал әзерләгәндә әле кайтмаган иде, аның да әтисе турында горурла­нып, яратып сөйләячәге көн кебек ачык. Ул әтисе өчен бераз малай урынында булган кызы да – һәрчак аның янында кайнаган, хоккей да, футбол да уйнаган.

Юбиляр турында әле бик күп фикерләр язарга була – күп санлы дуслары, командадашлары, сай­лаучылары аның турында гел юга­ры фикердә. 7 нче номер астында уйнаучы хоккейчының кубоклары, Рәхмәт хатлары бихисап.

Аның бер мавыгуы да бар – ал­калар (шайбалар) коллекциясе җыя. Һәр алканың үз тарихы бар, ә ул тарих Казанда, “Татнефть” аренасында яраткан командасы “Ак барс”ның хәлиткеч җиңү яула­ган уенында боздан очып, нәкъ Илһамның аягына эләгүдән баш­лана. Хәзер аның коллекциясендә күбесе бүләк итеп бирелгән 150гә якын алка исәпләнә. “Ак барс”ның тугры җанатары буларак, ул аларның уеннарына Түбән Новго­родка да, Казанга да йөри.

Жиһаншиннар, тулаем алган­да, бик кунакчыл гаилә, аларның ишекләре һәркем өчен ачык. Ба­лалары, туганнары, каен әнисе, туганнарының балалары, кода- кодагыйлары җыелса, шау-гөр киләләр, табын артында түгел, иркен өйдә дә тыгыз була торган­дыр. Тик Илһамның күңел җылысы барысына да җитә, барысын да сыйдыра.

Көчле, чын ир кеше нинди булыр­га тиеш дип сорасалар, беренче чиратта, ул ярата белергә тиеш, дияр идем. Ә Илһам ярата белә – ул кече ватанын, гаиләсен, дусла­рын, туганнарын, хезмәттәшләрен, үзе уйнаган хоккей командасын, тормышны ярата һәм шушы яра­туы аңа яшәү көче бирә, барысына да өлгерергә ярдәм итә.

Авылда үрнәк гаиләләрнең бер­се булган Жиһаншиннар гаиләсе башлыгы Илһамны чын күңелдән алтын юбилее белән котлыйбыз! Тормышы бар яктан да түгәрәк булган кешегә нәрсә теләп була? Әлбәттә, саулык һәм җан тыныч­лыгы, калганын булдырып була. Исән-сау, пар канатлы булып, бала-оныкларыңның тормышына шатланып тагы да күп кенә юби­лейларны каршы алырга язсын Ходай, хөрмәтле Илһам Абдулхае­вич!

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*