Тубыл шәһәренең тарих һәм архитектура музееның “Наместник сарае” музее мөдире Гөлнара Мадиева җитәкчелегендә, язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, РФнең атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган кичә үтте. Чарада язучының әсәрләрен яртып укучылар, аның коллегалары, Якуб абый Зәнкиевның таланты алдында баш июче якташлары, балалары катнаштылар.
”Мәхәббәт белән яктыртылган гомер” дип аталган чарада Я.К.Зәнкиевның “Иртеш таңнары” романын рус теленә тәрҗемә итүче педагогик фәннәр кандидаты Н.Ш.Сәйфуллина, Зәнкиевлар нәселе буенча шәҗәрә төзүдә ярдәм итүче тарих фәннәр кандидаты Г.Т.Бакиева, язучының кызы, педагогик фәннәр кандидаты А.Я.Шәипова,улы Н.Я.Зәнкиев, килене З.Ш.Зәнкиева, кодагые А.М.Шәипова, шагыйрә Г.Т.Абайдуллина, укытучылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре якты хатирәләре белән уртаклаштылар.


Үзәк директоры Г.Х.Ташкеева мавыктыргыч, кызыклы эңгәмәдә язучының биографиясе, шәхси әйберләре турында сөйләде. Әдипнең иҗаты , балалар өчен язылган хикәяләре турында укучыларның сорауларына җавап бирде. Язучының тормыш иптәше, ихлас җанлы, аңлаешып, рухташлар булып яшәгән Рәшидә апа Зәнкиева турында сөйләп , аның иҗаты белән таныштырды. Рәшидә апа өлкән яшьтә булса да мәдәни яңалыкларны укып, милли тормышыбыз белән кызыксынып яши диде. Беренче мәртәбә татар үзәгендә булган бишенче мәктәп укучылары викторинада актив катнаштылар. Алар язучыга багышлап төшерелгән фильмнардан өзекләр, гаиләсе турында фото презентация карадылар.
Кичәне әзерләүче Рузалия Курманалиева балаларны мактап, укытучыларына рәхмәтләрен белдерде, викторинада җиңүчеләргә күчтәнәчләр тапшырды. Кичәдә язучыга багышланган әңгәмә, викториналар, Бөек Ватан сугышы темага видеосюжетлар күңелләребездә матур хисләр калдырган сәләтле якташыбыз белән яңадан яшь буынны очраштырды
Римма Умитбаева