Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бардада Пермьнең “Татар кызы”н сайлыйлар
Бардада Пермьнең “Татар кызы”н сайлыйлар

Бардада Пермьнең “Татар кызы”н сайлыйлар

Пермь краенда үткәрелә торган “Татар кызы” бәйгесенең финалы быел 27 апрель көнне Барда районында узачак. Бу хакта Пермь татар яшьләренең “Чәк-чәк” оешмасы хәбәр итә.

Аңа кадәр, ягъни 23-26 апрель көннәрендә финалга әзерлек була.

Узган ел Пермьнең иң чибәр һәм зирәк “Татар кызы” исеменә Лия Әхәтова лаек булган иде. Ул финалда 8 туташ  белән үзара көч сынашты.

“Татар кызы” матурлык һәм зирәклек бәйгесе беренче тапкыр  2011 елда Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Хәзер ул Халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Төбәкләрдә узган “Татар кызы” конкурсында җиңүчеләр быел Казанда уздырылачак финалга юллама ала.

Мәгълүм булганча, 2017 елда “Татар кызы” Халыкара конкурсында Татарстанның Чирмешән районы кызы Гөлназ Гатина җиңү яулаган иде.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*