tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел укытучысы – күпкырлы шәхес тәрбияләүнең мөһим элементы
Туган тел укытучысы – күпкырлы шәхес тәрбияләүнең мөһим элементы

Туган тел укытучысы – күпкырлы шәхес тәрбияләүнең мөһим элементы

21 февраль – Халыкара туган телләр көнендә Оренбур өлкәсенең Матвеевка районы Иске Котлымбәт урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Туган тел укытучысы – күпкырлы шәхес тәрбияләүнең мөһим элементы» дигән “түгәрәк өстәл” узды. «Оренбур татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы уздырган чарада  хакимият вәкилләре, регионның һәм Татарстанның мәгариф хезмәткәрләре, өлкә татар авыллары мәктәпләре укытучылары һәм җитәкчеләре катнашты.

«Түгәрәк өстәл»нең модераторы, Иске Котлымбәт урта мәктәбе директоры Кагарманова Ризилә Зиннур кызы сәламләү сүзе белән чыгыш ясау өчен беренче сүзне Матвеевка районы башлыгы Немков Сергей Анатольевичка бирде.

– Күренекле язучы Чыңгыз Айтматов: “Халыкның үлемсезлеге – аның телендә”, дигән. Нәкъ менә туган тел халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Районның дүрт мәктәбендә 170 бала туган татар телен өйрәнә. Алар региональ һәм регионара бәйгәләрдә актив катнашалар, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Мәсәлән, 14 февральдә Казанда узган төбакара олимпиадада Иске Котлымбәт мәктәбе укучысы Бәдретдинова Карина призер булды һәм бу бер генә мисал түгел. Халыкара туган тел Көне уңаеннан барыгызны да тәбрикләп, туган телләребез белән горурлануыгызны телим, – диде С.А.Немков.

«Оренбур татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Оренбур өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Дәүләтов Илдус Ядкәр улы телне саклап калуда өлкә татар автономиясенең дә зур өлеш кертүен билгеләп узды.

– 21 елда Оренбурда узган татар Мәгарифе көннәрендә барыбыз да актив катнашты. Очрашуда Оренбур өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары арасында килешүгә кул куелды. Аның нигезендә өлкәбез  мәктәпләрендә татар теле сәгатьләрен арттыру планлаштырылды. Оренбур мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Татарстан Республикасының  мәгариф министрлыгыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан да ярдәм алып торабыз, – диде ул һәм китаплар, уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итү буенча Татарстаныбызга зур рәхмәтләрен җиткерде.

«Оренбур өлкәсе мәгарифне үстерү төбәк үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Тамбовцева Марина Александровна Федераль дәүләт мәгариф стандартының укуту программалары кысаларында һәм аннан тыш та туган телләрне өйрәнү мөмкинлеге бирүен ассызыклап узды. Башлангыч һәм төп сыйныфларда (1-9) икешәр сәгать каралган. Өлкәбездә бүгенге көндә 3,5 меңнән артык төрле милләт баласы 7 ана телен өйрәнә. Шулардан 2 меңнән артыгы – татар телен, дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Мусина Гөлия Фәргат кызы Татарстаннан килгән күпсанлы делегация составы белән таныштырып узды. Ул Татарстан Республикасының Россия төбәкләрендәге мәктәпләрне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итүгә елына 7 миллион сум бирелүен һәм 60 дәреслекнең Федераль иемлеккә керүен, аларның Россиянең барлык укыту оешмаларында лигитим булуын билгеләп узды. Шушы көннәрдә регионнарга хатлар җибәрелде, 25 нче числога кадәр кирәкле булган дәреслекләргә заявкалар көтәбез, диде. Укытучыларны, мәктәп директорларын Татарстанда уздырылган семинарларда, бәйгеләрдә катнашырга, балаларны күпсанлы лагерьларга җибәрергә чакырды.

Гөлия Мусина алдынгы укытучыларга бүләкләр дә тапшырды.

«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

Хәсәнова Раилә Зөфәр кызы – Шарлык районы Мостафа урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 37 ел стажы.

Тамендарова Гөлнара Габделсәләм кызы – Иләк районы Озерки урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 35 ел стажы.

Әсфәндиярова Фәрханә Хәбибулла кызы – Оренбур шәһәренең 38 нче санлы татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педстажы – 37 ел.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Әхмәтшина Сирена Дамир кызы – Әсәкәй районы Котлый урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 24 ел стажы.

Минигулова Ирина Марс кызы – Александровка районы Яфар урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 38 ел стажы.

Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән

Матвеевка районы Иске Котлымбәт урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бүләкләнде.

Чыгышлардан соң түгәрәк өстәлдә катнашучылар Иске Котлымбәт урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларының ачык дәресләрендә булдылар.

Әдәби уку буенча 2 нче сыйныфта Гыйматдинова Рәфилә Фасиховна, 3 нче сыйныфта Насыйрова Сәгъдәнә Ядкаровна, 6 нчы сыйныфта әдәбият буенча Сәлимова Гөлчәчәк Анасовна үткәрделәр.

«Милли мәдәни традицияләрне саклау» мәктәп проектын тормышка ашыруның сыйныфтан тыш чарасын Иске Котлымбәт урта мәктәбе директоры урынбасары Хәмидуллина Лида Дамир кызы үткәрде. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар мәктәп укучыларының талантлы чыгышларын карап сокландылар.

Татар әдәбияты буенча мастер-классны Казан шәһәренең «Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе» туган тел һәм әдәбият укытучысы Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы үткәрде.

Түгәрәк өстәлдә тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу да бик кызыклы узды.

ФГОС буенча уку эшчәнлеген оештыру, белем бирү сыйфатын күтәрү буенча методик ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәре Фатыйхова Рузилә Фирдәвес кызы сөйләде.

Мәгариф оешмасының төп бурычларының берсе буларак туган телне өйрәнү һәм саклау турында Иләк районы Озерки урта мәктәбе директоры Галькиева Рәмзия Халит кызы чыгыш ясады.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү юлы буларак, педагогик осталык конкурслары турында Оренбурның 38 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Языкбаева Ләлә Вәгыйз кызы сөйләп узды.

Предметларны өйрәнү буенча Онлайн-мәктәп эшчәнлеге белән Казан федераль университеты каршындагы «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе» директоры Гайнуллин Рамил Рәшит улы таныштырып узды.

Яңа буын тәрбияләүдә татар теле дәреслекләренең роле турында Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Сәгъдиева Рамилә Камил кызы сөйләде.

Оренбур өлкәсе мәктәпләрендә татар телен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре хакында Богырыслан шәһәреннән “татар милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Садыйков Әхәт Тәлгать улы ирештерде.

Күренгәнчә, Иске Котлымбәт урта мәктәбендә уздырылган бу күләмле чара искиткеч тырышлык белән хәзерләнгән иде. Ризилә Зиннур кызы Кагарманова җитәкчелегендәге мәктәпнең бердәм, тату коллективы җитезлекләре, кунакчыллыклары белән таң калдырдылар. 1744 елда нигез салынган, төзек, матур авыл! Соңыннан бер Казан кунагы әйтмешли, чын татар халкын, чын матур, талантлы татар балаларын күрдек!

Фәннур Гайсаров.

“Яңа вакыт” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*