tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада яшәүчеләр өчен «Сабантуй сылуы-2023» конкурсы игълан ителә
Алабугада яшәүчеләр өчен «Сабантуй сылуы-2023» конкурсы игълан ителә

Алабугада яшәүчеләр өчен «Сабантуй сылуы-2023» конкурсы игълан ителә

Алабугада яшәүчеләр «Сабантуй сылуы-2023» муниципаль конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста татар телен белүче 14-25 яшьлек кызлар катнаша ала.

Конкурс программасында өч номинациядә чыгыш ясарга — визит карточкасын күрсәтергә, милли костюмны якларга һәм татар милли ризыкларын тәкъдим итәргә туры киләчәк. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр ителә.

Бәяләүләрнең төп критерийлары — башкару осталыгы һәм сәхнә культурасы дәрәҗәсе, татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен белү, шулай ук артистлык, эстетик зәвык һәм оригинальлек.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 12-31 майда Алабуга политехник мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары белән сәхнә сөйләме, башкару осталыгы һәм дефиле буенча укыту курслары уздырылачак.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2023 елның 11 маена кадәр кабул ителә. Гаризаларны [email protected] адресы буенча электрон почтага җибәрергә кирәк. «Сабантуй сылуы-2023» дип куярга онытмагыз.

«Сабантуй сылуы – 2023» конкурсы 2 июньдә шәһәр Мәдәният сараенда үткәреләчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*