tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТУГАН ТЕЛНЕ САКЛАУГА ИНТЕРНЕТ ЯРДӘМ ИТӘ
ТУГАН ТЕЛНЕ САКЛАУГА ИНТЕРНЕТ ЯРДӘМ  ИТӘ

ТУГАН ТЕЛНЕ САКЛАУГА ИНТЕРНЕТ ЯРДӘМ ИТӘ

ТАТАР ТЕЛЕН САКЛАУЧЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ БУЛСЫН ИДЕ!

Күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе 2021 елда башкарылган эшләргә йомгаклар ясаган иде. Бу турыда “Тел ачкычлары табылгач, йозак ачылырмы?” https://tatar-congress.org/yanalyklar/tel-achkychlary-tabylgach-yozak-achylyrmy/ дигән язма  БТК интернет порталында чыкты.

Әлеге күләмле язмада комиссия әгъзаларының  утырышта ясаган хисап чыгышлар да укучыларга тәкъдим ителде. Татарстан министрлары И.Хадиуллин, И.Әюпова, Т.Сөләйманов, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе А.Сәлимгәрәев, Казан хакимиясе башкарма комитеты рәисе урынбасары Г.Сәгыйтова ясаган чыгышларда дәүләт оешмаларының татар телен саклау һәм үстерү өчен башкарган эшләре турында бик күп мәгълүматлар бирелә. Аларны аңлау һәм аңлату өчен милли җәмәгатьчелекнең актуаль мәсьәләләрне уртага салып тикшерүе, экспертлар киңәшләре бик кирәк. Җәмгыятьнең омтылышы, халыкның тырышлыгы, шәхси карашларның кайнашуы гына телне яшәтә ала. Шул турыда “Түгәрәк өстәл”  сөйләшүен Екатеринбург шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Фәрид Нусратуллиның безнең редакциягә җибәргән чыгышыннан башлап җибәрәбез.

Римзил Вәлиев 

ТУГАН ТЕЛНЕ САКЛАУГА ИНТЕРНЕТ ЯРДӘМ  ИТӘ

Минемчә,  бу комиссия “инкыйразга каршылык” дигән зур максат белән төзелгән. Дәүләт оешмаларының, идарә чиновникларының бурычларын искә төшерү бик файдалы. Бу сөйләшүдә мин дә катнашкан булсам, ниләр әйтер идем икән?

100 ел элек күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә татарларның урыслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлата, төрле дәлилләр китерә, соңга калу ихтималы бар дип … Ә бит чынлыкта киләчәктә милләтебез юкка чыкмаса да, ана телебезне югалту куркынычы бик зур. “Теле юкның иле юк” дигән кебек, телсез милләтне дә күз алдына китерү кыеню

Безнең зыялылары: “Татар теле бер вакытта да бетмәячәк”- дип әйтергә яраталар. Минемчә телләр дә кешеләр кебек: туа, яши һәм үлә. Якын киләчәктә 131 телгә юкка чыгу куркынычы яный. Татар телебезне камил белүчеләрнең саныда ел саен кими. Мине бу проблемалар бик нык борчыганлыктан, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым.

Безнең Свердловск өлкәсе татарларына гына  игътибар итсәк, бер 30 ел элек татар оешмаларының җыелышларында 60-70 кешедән  өч-дүрт татар гына  рус телендә аралаша ала торган иде. Бүгенге татар җыелышларында 20-30 кешедән бары бер 2-3 кеше генә татарча  аралаша һәм чыгыш ясый ала. Ул чакларны  Екатеринбургта безнең бер генә “Свердлвск өлкәсе татар һәм башкорт мәдәният үзәге” бар иде (М.Гафури исмендәге оешмасын исәпкә алмаганда), бүген бездә уннан артык татар оешмаларыбыз бар, тик аларның  җитәкчеләренең берсе дә диярлек татар телендә аралашмыйлар. Бу бик аянычлы хәл әлбәттә. Ничек инде татар телен белмичә татар оешмасын җитәкләп була икән…

Безнең мили-мәдәни Үзәк заманын искә төшерсәк, Екатеринбург мәктәпләрендә 6-7 якшәмбе татар теле класслары эшләп килде. Чөнки безнең оешманың уставында: “Туган телне пропагандалау, саклау һәм мөмкинчелекләр табып, ана телендә укытуларны оештыру ” – дигән пункт кертелгән иде. Ә җыелышларда кем русча чыгыш ясый башлый, аларга безнең аксакалларыбыз – Таналин Локман, Шангареев Фәрит абыйлар кебек олы  яштәге бабайлар шелтә бирә торган иделәр.

Бүген хәлләр, киресенчә, башкалар аңламыйлар, русча чыгыш ясагыз, дип әйтүчеләр күп. Хәтеремдә Бикбов Р.З. һәм Султанов Т.А.   оешмага беренче тапкыр килгән чакларында русча аралашкан булсалар. бер ярты ел эчендә матур итеп татарча сөйләшә башладылар. Шулай ук хәтеремдә, Жданова Таңчулпан апаның гомерендә беренче тапкыр кагәзьгә карап татарча чыгыш ясаганын. Шатлыгынан ул хатта бәхетле күз яшьләре белән елап та җибәргән иде.  Ә инде бер 4-5 елдан соң ул үзе Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында балаларга татар телен өйрәтә -укыта башлады. Татар телен өйрәнүдә иң әһәмиятлесе – теләк.  Кешенең теләге булса, бар хыялларны тормышка ашырып була. Ә безнең яшьләрдә бүгенге көндә бу сыйфат җитешми.

Элек туган тел татар авылларында саклана иде. Чөнки анда татарлар яши, милли тормыш, тел мохите булган. Хәзер елдан-ел авыллар юкка чыга баралар. Бүген татар авылларының башлангыч мәктәпләрендә рус телендә укыту татарның тамырын кисү белән бер.

Әгәр дә татар авылларына барсагыз, игътибар ясагыз. хәзер татар балалары үз-ара русча аралашалар. Татар авылларныдагы ана теле -татарның яшәү асылы, гореф-гадәте һәм күңел байлыгы юкка чыгып бара. Бик күп  татар галимнәре : “Ана телен балаларга өйдә өйрәтергә кирәк. Чөнки бала күп вакытын өйдә үткәрә, шуңа күрә телне, тәрбияне ул өйдә өйрәнеп ала. Һәр өйдә әти-әни баласы белән татарча сөйләшсә шул җитә, – дип тә әйтәләр. Әлбәттә өйдә балалар белән татарча аралашырга кирәк, тик өй  татар мәктәбен алыштыра алмый.

Тел милләтне саклый. Ярый әле соңгы елларда  Татарстанның ТНВ каналын карый алабыз һәм бездә нәшир ителгән”Саф чишмә”  газетасын укыйбыз. Ана телебезне саклауда аларның роле һич чиксез зур. Татарлар өчен бу зур бер хәзинә.

Бүген яшьләрнең көне -төне  инернетта аралашуларын искә алып,  безгә киләчәктә бу үсә торган юнәлеш-интернет һәм компьютер технологияларын  кулланырга кирәк. Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә   информацион   коммуникатив   технологияләр   дә.   Информацион коммуникатив технология – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү   һәм   тарату   өчен генә кулланылмый. Ул туган телебезне яшь буыннарга сеңдерүдә һәм милли үзаңны тәрбияләүдә зур мөмкинчелекләр бирә. Интернетның роле хәзерге заманда бик зур.

Мин дә үземнең 69 яшьтә булуыма карамастан, туган телебезне саклап калу нияте һәм хыялы белән интернет сәхифәләрендә хәлдән килгәнчә үз өлешемне кертергә тырышам.

Ютубта (YouTube) үз каналым бар. Анда минем меңгә якын видеоларым саклана. Бу видеоларның күпчелеге әлбәттә Екатеринбург татарлары турында. Подписчикларым 738 кеше.  Шулай ук инде бер 15 елга якын  Одноклассник сайтында администратор буларак бик күп татар төркемнәрен ачтым: “Дуслар,туганнар һәм якташлар….”-55710 кеше, “Татар-башкорт без бергә”-2230 кеше, “Нусратуллиннар”, “Сандалаш”, “НКАТ С. О. (Сердловск өлкә татарлары”,  “Бөек Җиңүгә багышлыймын” һәм башкалар.

Шулай ук бер өч төркемдә модератормын. ВКонтакте сайтында да администратор вазифасын үтәп, үземнең төркемемне ачтым, Бик җәл, Фейсбуктагы төркемнәремә керә алмыйм.

Үземнең төркемнәремдә ана телебезне саклау, яклау һәм пропагандалау беренче рәттә. Үзебезнең традициялар һәм ата бабалардан килгән динебез турында бик күп темалар ачабыз. Минем группаларда модераторларым бар, бик яхшы эшлиләр.

Интернетта бар дөньяга таралган татарлар турында төрле мәгълүматлар  биреп баралар. Без барыбызда туган телебезне сакларга һәм якларга бурычлыбыз. Бүгенге җәмгыять шартларында ана телебезне саклап калу юлында интернет технологияләрен оста файдалана белеп, яшьләрне милләтпәрвәр шәхес итеп тәрбияләү – безнең кулларда! Шуңа күрә хәлдән килгәнчә интернет сәхифәләрендә төрле сайтларда  үз өлешебезне кертергә кирәк.

Фәрид Нусратуллин,
Екатеринбург шәһәре. 19 апрель 2022 ел.

Фәрид Нусратуллинның  ютюб каналы һәм социаль челтәрләрдәге башка адреслары:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*