tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел ачкычлары табылгач, йозак ачылырмы?
Тел ачкычлары табылгач, йозак ачылырмы?

Тел ачкычлары табылгач, йозак ачылырмы?

“Татар теле кайгысы юк!” димиләр

Заманалар тыныч түгел. Кайдадыр очкычлар, туплар гөрелди. Икътисади тормыш борчулы: җитештерү-сәүдә, бәяләр, эшсезлек хәлләре катлаулана диләр.  Әле ярый Татарстанда хуҗалык эшләре электән көйләнгәнчә бара, тырышлык, тәртип калыплары онытылмый. Бәлки әле алдагы көннәр әллә ни хәтәр булмас? Мондый чакта туган телләр, татар теле темасын зурдан кубып күтәрү урынлымы икән дип шикләндерә.

Уйлап карагач шундый нәтиҗә ясыйсың: урынлы шул!  Туган тел ул туй көнендә киеп чыга торган матур күлмәк кенә түгел. Ул тормышның үзе, аерым кешеләрнең халык булып яшәве, ата-бабалар гасырлар буе туплаган акыл һәм рухны яшь буынга мирас итеп калдыру нияте. Ул аңлашу әсбабы, халыкларның тигезлеген, кешеләрнең бер-берсенә ихтирамын күрсәтүче билге. Әгәр дә синең нәселен, милләтең, телең чүплеккә ташлана икән, үзең нишләп йөрисең анда? Нигә башкаларның аягы астында буталасың? Шундыйрак сорау туа. Җавабы да аңлашылып тора. Син башкалардан ким һәм хур, чөнки үзең дә үз тамырыңннан, рухыңнан, нәселеңнән  оялып, чирканып йөрисең булып чыга. Шулай булгач, башыңны күтәрмә, тавышыңны чыгарма, тик йөре шунда буталып…

Дөньяда кешенең туган теле тыелган, күрәләтә инкарь ителгән канун һәм җәмгыять бармы соң? Юк диярлек. Булганы да  чыгарма, тәртиптән чигенеш, фаҗига, хурлык буларак тарихка керә ала. Үз милләтен башкалардан өстен куйган Адольф Гитлер талантлы, тәртипле, акыллы Маркс-Гете, Моцарт-Бетховеннарны биргән немец халкын  хурлыкка батырды. Милли өстенлекне байрак иткән расачыл фашистлар хакимлек иткән ил  дистә еллар буе үкенеп, фашизмнан тәүбә кылды.

Милли радикаллар хакимияте озакка бармаганын тарих үзе дә күрсәтеп тора. Менә шушы зәхмәт  китереп чыгара яман сугышларны! Донбасста укмашып яшәүчеләр туган телнең кадерен, милли тигезлекнең  бәясен аңлыйлар. Тел-милләт каршылыгы тәгәрмәченә уралган миллион кешенең язмышын имгәткән хәлләр килеп чыга. Алар татарларга таныш, төрле илләрдә башларыннан авырлыклар кичәк аларның.

Иң яхшысы – халыкларның тигезлеге, һәркемнең үз телен, гореф-гадәтен саклау икәнлеген аңлаган милләт булып яшәү. Бер яктан үзең булып яшәү, балалар тәрбияләү өчен шартлар булдыру, федератив дәүләт кануннары, икенче яктан милләттәшләрнең туган телне, рухи байлыкларны хөрмәтләве.

Татарстан Президенты комиссиясе ниләр белән шөгылләнә?

Нәкъ менә шушы шартларның Татарстанда үтәлеше өчен җаваплы дәүләт оешмалары, мәгърифәт-мәдәният, мәгълүмат белгечләре  эшчәнлеген бәяләү белән шөгыльләнүче комиссия бар. Аны ел ярым элек Татарстан Президенты татар телен саклау һәм үстерү (яшәтү!) өчен махсус төзегән иде. Татарстан халыклары телләрен саклау федераль үзәк, республика кануннары һәм программалары нигезендә алып барылса, татар теле өчен махсус комиссия төзүнең җитди сәбәбе барлыгы аңлашыла. Бу комиссияне 2 миллион татар яшәгән һәм “татар” сүзе белән төзелгән республикада татар теленең саклануын, кулланышын күзәтү, кирәк булса өстәмә чаралар күрү ихтыяҗы тудырган.

Глобализация тәэсирен, социаль-мәдәни шартларны һәм үзебезнең мөмкинлекләрне кемдер тикшереп торырга тиеш. Әгәр шулай булмаса, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге комиссияне төзеп, аның башына татар авылында укытучылар гаиләсендә үскән тәҗрибәле җитәкче, 16 ел премьер-министр урынбасары булып эшләгән, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовны билгеләмәс иде! Менә шушы комиссия үзенең икенче елын нинди йомгаклар белән тәмамлаган һәм киләчәккә нинди максатлар куя? Президент карамагындагы комиссиянең 22 мартта үткән утырышы менә шушы мәсьәләне карады.

Татар телен саклау дәүләтнең һәм зыялыларның уртак  гаме

Дөньядагы һәм илебездәге хәлләр тел-мәгърифәт, матбугат-мәгълүмат мәсьәләренең актуаллеген танып, раслап тора. Комиссия утырышында республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә бәлки федераль һәм халыкара кимәлдәге проблемалар каралды. Ни өчен шулай әйтәбезме?  Чөнки сүз Россиядә сан буенча икенче урында торган,   үзенең тарихы белән Россия дәүләте төзелешендә һәм рус дәүләтчелегенең бай тарихында аерым урында торган татар халкы һәм аның туган теле турында бара. Шуңа түрә татар теле мәсьәләсен тикшергәндә Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның Татарстанда җыела торган Милли Шурасы, Казанның Ирек мәйданында эшләп торучы Башкарма комитеты булганын да күз алдында тотарга кирәк. Татар милли оешмаларының халыкара берлеге статусында төзелгән татар конгрессы Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче миллионнарча татар кешесе исеменнән чыгыш ясый һәм, күпмедер дәрәҗәдә дип әйтик,  татар халкының иминлеге, үсеше өчен җаваплы. Ягъни татар конгрессы бу эшләрдә таяныч та, дәүләт оешмаларының партнеры да, туган телне саклауда ярдәмгә ихтыяҗы булган милли җәмәгатьчелек исменнән дә чыгыш ясый торган оешма. Бу утырышта әлеге миссия без фәкыйрегезгә насип булды. Менә нинди нәзберек, җаваплы вакытта, гаять әһәмиятле йомгак ясау өчен үткәрелде бу утырыш!

 Узган ел йомгагы: үзгәрешләр бар

Җитәкчеләр татарча чыгышлар ешрак ясый башлады «Утырышларда җитәкчеләрнең татар телендә чыгышлары ешрак яңгырый башлады — моны уңай күренеш буларак әйтәм», — дип белдерде ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат Әхмәтов.

Ул дәүләт органнары, министрлыклар, районнар эшчәнлегендә татар теле куллану тәҗрибәсен киңәйтү, киңәшмәләрдә, рәсми сайтларда, социаль челтәрләрдә аккаунтларда мәгълүматның ике дәүләт телендә дә алып барылуына игътибар итте. Һәм бу нәкъ шулай булырга тиеш тә!

Җитәкчеләр татарча чыгышлар ешрак ясый башлады «Утырышларда җитәкчеләрнең татар телендә чыгышлары ешрак яңгырый башлады — моны уңай күренеш буларак әйтәм», — дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Марат Готыф улы журналистларга бүгенге хәл белән әлегә канәгать булмавын әйтте, чөнки татар теле хәйран камил булган район башлыклары, министрлар да телне үзара аралашуда, халык белән элемтәдә, рәсми чыгышларында сирәк файдалана, диде. «Күбесе өстән кушкан өчен генә яки Президент бу мәсьәләгә игътибарлы булганы өчен генә берничә сүз, җөмлә кыстырып сөйләшә. Аны безгә яшәү рәвешенә әйләндерү өчен эшне даими алып бару, һәрдаим аларның үз-үзен тотышына безнең мөнәсәбәтне сиздереп барырга кирәк», — ди Марат Әхмәтов.

«Муниципаль һәм дәүләт органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләсенә килсәк, дәүләт органнары, министрлыклар, районнар эшчәнлегендә татар теле куллану тәҗрибәсен киңәйтү, киңәшмәләрдә, рәсми сайтларда, социаль челтәрләрдә аккаунтларда мәгълүматның ике дәүләт телендә дә алып барылуына басым ясыйбыз. Без теләгән үк нәтиҗәләргә ирештек дип әйтә алмыйм, ләкин тәкъдимнәребез игътибарсыз калмады», — диде Марат Әхмәтов. Комиссия рәисе киңәшмә, йомгаклау коллегияләре, утырышлардан соң чыгыш ясаучыларга үз фикерен җиткереп бара. «Барысының да мөнәсәбәте без теләгәнчә үк түгел инде. Кайберләре ватып-сындырып сөйләшкәнлектән, авыр хәлдә калмас өчен дә русча сөйләшергә тырышалардыр. Аларның командалары да бөтен мәгълүмати материалларны рус телендә әзерли, кемнедер яллап тәрҗемә итәргә, аннары үзеңә сөйләргә өйрәнергә кирәк. Катлаулыклары бардыр инде, русча уйлаучыларга аны татарчага тәрҗемә итәргә дә, телең белән әйтеп бирергә дә кирәк бит», Марат Әхмәтов “Татар-Информ” хәбәрчесенә шул турыда әйтеп, үзенең бу гамәлләргә тәнкыйтҗ белән каравын сиздерде.

 Мәгариф һәм мәдәният тармаклары  зур проектлар, күп санлы чаралар белән хисап тота

Республикабыз уку йортларында белем һәм тәрбия бирү «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законы,«Мәгариф турында» Татарстан Республикасы законы, федераль дәүләт белем бирү стандартлары  нигезендә тормышка ашырыла.

Югарыда саналган кануннар нигезендә, Россия гражданнары туган телдә мәктәпкәчә, башлангыч һәм төп гомуми белем алуга, шулай ук туган телне өйрәнүгә хокуклы.  Ә урта белем алуны рус телендә оештыру билгеләнә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин үзенең  чыгышында бу тармакның каршылыклы шартларда эшләвен әйтте: укытучылар әзерләнә, дәреслекләр чыгарыла, теләгән кеше туган телебездә белем алырга хокуклы. Ләкин нәтиәләр самалы, тормышта һәм ата -аналарның, милли җәмәгатьчелекнең игътибары җитми, реаль шартлар татар теленә киртәләр сала.

Үзегез укып карагыз: министрлар, Казан хакимияте вәкиле татар теле турында хисап тора

Республиканың Мәдәният министры Ирада Әюпова үзенең йомгак чыгышында мәдәни чараларның, заманча проектларның бихисап булуын ачып салды. Мәдәният тармагында тел куллану, милли мәдәниятны һәркемгә барып җитәрлек итеп пропагандалау турында аерым анализ кирәк. Киләчәктә милли телне өйрәну, рухи тормышта куллану, яшьләрне җәлеп итү турында махсус түгәрәк өстәл үткәрербез. Моның өчен мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре министрлыклары, Казан шәһәре хакимияте җитәкчеләре чыгышларын тирәнтен өйрәнергә тәкъдим итәбез.

Татарстанның Яшьләр эшләре Министры Тимур Сөләйманов

Татарстанның Яшьләр эшләре Министры Тимур Сөләйманов `һәм татар телен саклау комиссиясе референты Ландыш Насыхова.

Казан хакимиятенең Башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова

Казан хакимиятенең Башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова

Татарстанның Яшьләр эшләре  Министры Тимур Сөләйманов,   Казан хакимиятенең Башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар телен саклауга битраф булмаулары, узган елда гамәлгә кертелгән яңалыклар  турында сөйләделәр.

Чыннан да яңалыклар бар. Татар телен саклау комиссиясе, гомумән Татарстан Президенты карамагындагы җитәкчеләр туган телгә мөнәсәбне уңай якка үзгәрткәннәр дигән тәэсир кала. Күп санлы чаралар, проектлар тел проблемасын хәл итәме соң? Иткән очракта, ни өчен яшьләр, ата-аналар дәррәү кубып татар телен өйрәнергә, кулланырга тырышмыйлар? Халык үзе кайда? Татарларны кем уята, оештыра дигән сорау туа. Иҗтимагый фикерне формалаштыруның, халыкны оештыруның иң шәп әсбабы – матбугат, мәгълүмат системасы. Бу тармактагы үзгәрешләр һәм яңалыклар турында “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев төпле чыгыш ясады. Аны да игътибар белән өйрәнү кирәк булачак. Чөнки бу тармакта да, “халык”, “әбүнәчеләр”, “рейтинг”дигән хикмәтле төшенчәләр катлаулы вәзгыяттә юл  табарга ярдәм итә алалар.

Дәүләт оешмалары чаралар күргәндә, татарлар кая карый?

Замана биргән биргән тел ачкычлары глобализация китергән йозакларны ачарга ярдәм итәргә тиеш.  Гомумән татар телен саклауга шул кадәр күп көчләр туплангач, ресурслар салынгач, татарларда туган тел мәсьәләсе хәл ителергә тиеш кебек. Ләкин хәзергә андый өметләр зур түгел. Чөнки ярты миллион татарлы Казанда, 2 млн татар яшәгән Татарстанның район- шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләр хәзергә пассив күзәтүчеләр хәлендә.

Туган телне милли тәрбия, милли мәдәният, мәгрифәт коралы итеп кулланучы гаиләләр бар. Тулысынча битарафлар, әллә кайчан телгә, миллләткә, мәдәнияткә кул селтәгәннәр дә җитәрлек. Тел комиссиясенең еллык йомгак утырышында алар катнашмады, аларны тавышларын ишәетү, карашларын белү комауламас иде. Аларны ишетү  хәзергә мөмкин түгел. Хәтта Татарстанда яшәүче татарлар исеменнән кем чыгыш ясый, аларны кем җитәкли – тулысынча ачыкланмаган мәсьәлә бу.

Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар Татарстандагы милләттәшләрдән ярдәм-үрнәк  алырга теләгәнен беләбез. Алар да берничә миллион, бер татар конгрессы гына аларны телгә, мәдәнияткә өйрәтергә өлгерер дип уйламыйм. Кыскасы, дәүләт белән халык диалогы турында зурдан кубып сөйләшү кирәк. Тел комиссиясенең йомгак утырышы тудырган өметләр татар мөхитендә тамыр җибәрсен өчен бу йомгакны милләттәшләр белән уртага салып киңәш тотарбыз. Тәкъдимнәрегезне татар конгрессының порталына языгыз!

Римзил Вәлиев,
журналист һәм
җәмәгать эшлеклесе
rimzil.valeev@gmail.com

P.S.Комиссиядә яңгыраган чыгышларны укыгач, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының шул чарада әзерләнгән репортажын да карагыз!

Фотоальбом

Татар телен саклау буенча Президент комиссиясенең 2021 нче ел йомгаклары ббуенча утырышында ясалган чыгышлар:

  1. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов чыгышы (презентация)
  2. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов чыгышы (текст)
  3. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин чыгышы (текст, презентация)
  4. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова чыгышы (презентация)
  5. Ирада Әюпова чыгышының тексты
  6. Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов чыгышы (презентация)
  7. Яшьләр эшләре Министры Тимур Сөләйманов чыгышы (текст)
  8. Гүзәл Сәгыйтова чыгышының презентациясе
  9. Гүзәл Сәгыйтова чыгышының тексты
  10. Татмедиа агентылыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгышының тексты.
  11. Айдар Сәлимгәрәев чыгышының  презентациясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*