tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камилә Вәлиева: “Татар булуым белән горурланам”
Камилә Вәлиева: “Татар булуым белән горурланам”

Камилә Вәлиева: “Татар булуым белән горурланам”

Бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган “Мәскәү – Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашучылар алдында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева чыгыш ясады. Камилә үзе килә алмаган, шуңа видео аша гына элемтәгә чыккан.

“Кызганыч, ничек кенә теләсәм дә, сезнең белән бергә була алмадым. “Мәскәү-Татарстан күпере”ндә алда әле очрашырбыз, дип өметләнәм, чөнки мин тумышым белән Казаннан һәм татар булуым белән горурланам. Дуслар, ярдәмегез һәм мөнәсәбәтегез өчен һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Мин аны тоям һәм хөрмәт итәм. Шулай ук эшләрегездә уңышлар, бәхет һәм хыялларыгызның чынга ашуын теләп калам”, -дип җиткерә Камилә сүзләрен “Матч ТВ” телеканалы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваны Дуслык Ордены белән бүләкләде.

 tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*