tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде
Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә әзерлек  буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә әзерлек  буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Татарстан Республикасы көннәре Якут АССР төзелүнең 100 -еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2022 елның июнендә узачак.

Татарстан Республикасы көннәре кысаларында мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла. Биредә татар милли бәйрәме «Сабан туе»,  Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы язучылары катнашында түгәрәк өстәл, шулай ук һөнәрчелек һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, сәнгать осталарының концерты, спорт ярышлары һ.әм башка чаралар көтелә.

Татарстан Республикасы көннәрен үткәрүнең максаты – Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында төбәкара элемтәләрне үстерүне тәэмин итү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*