tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның иң өлкән татар халык ансамбле 60 еллык юбилеен билгеләп үтте
Казанның иң өлкән татар халык ансамбле 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

Казанның иң өлкән татар халык ансамбле 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

«Гөлләр» халык ансамбле Казандагы күп кенә милли-мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый. Аның репертуары татар фольклор, классик, эстрада җырларыннан һәм халык уен коралларында башкарылган әсәрләрдән тора. Коллектив 60 еллык юбилее уңаеннан Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда «Яшәү яме» дип аталган концерт тәкъдим итте.

Моннан 60 ел элек коллективны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Рәис Сафиуллин оештырган булса, аның эшен 2004 елдан Альберт Шакиров дәвам итә.

Ансамбльне түгәрәк дата белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тәбрикләде. Ул ансамбльнең эшчәнлегенә югары бәя биреп, иҗатта уңышлар теләде. Коллективның җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, автор-башкаручы Альберт Шакировны ТР Мәдәният министрлыгының «Рәхмәт хаты» һәм «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Дамир Натфуллинның әнисе – Әлфия ханым да «Гөлләр» ансамбле эшчәнлегендә катнаша икән. Министр урынбасары әнисен дә истәлекле бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләме бүләк итте.

Шулай ук юбилярларны Казан хакимиятенең Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин, Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры урынбасары Эльвина Якупова, Казанның Совет районы хакимияте мәдәният бүлеге җитәкчесе Маргарита Ляпахина тәбрик итеп, үзешчән артистларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Юбилей концертына коллективка яңа сәхнә киемнәре тектергәннәр. Концерт программасының сценариясен шушы коллективта 46 ел эшләгән Гөлшат Гарифуллина төзегән. Ул җырлый, шигырьләр яза, музыка уен коралларында уйный, концерт программаларын да алып бара.

«1976 елда Казанның оптика-механика заводында эшләгәндә килгән идем. Шушы елларда Татарстанда гына түгел, Бөтенсоюз һәм Халыкара дәрәҗәсендә татар моңнарын яңгыраттык, күп кенә фестивальләрдә катнаштык, беренче урыннарны яуладык. Коллективта бүген 50гә якын кеше исәпләнә. Безнең юлны дәвам итүчеләр булыр дип ышанабыз, яшьләр белән дә эшлибез, «Ләйсән» ансамблендә талантлы балалар үсә», – дип сөйләде Гөлшат ханым. Концертта аның шигыренә Альберт Шакиров иҗат иткән «Яшә Тукай безнең күңелләрдә» җыры да яңгырады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*