tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов ТНВның Мәскәүдәге филиалында кунакта булды
Рөстәм Миңнеханов ТНВның Мәскәүдәге филиалында кунакта булды

Рөстәм Миңнеханов ТНВның Мәскәүдәге филиалында кунакта булды

“Яңа Гасыр” телекомпаниясенең Мәскәү филиалының 22 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов филиалда кунак булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов ТНВ генераль директоры Илшат Әминев һәм Федераль һәм Мәскәү хакимият органнары мөнәсәбәте буенча генераль директор урынбасары Динә Газалиева белән берлектә студиянең техник җиһазландырылуын карады. Шулай ук Татарстан Президенты Мәскәүдәге ТНВ коллективы белән аралашты, хезмәткәрләрнең эш урыны белән танышты.

Президент «Tatarstan Today. Открытый миру” тапшыруына интервью да бирде. Бу тапшыру ТНВ каналында чыга. Сорауларга җавапларда, Рөстәм Миңнеханов киләсе юбилейның – Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстанның ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге һәм Татарстанда дини туризмны үстерү перспективалары — “Tatarstan Today” тапшыруының яңа чыгарылышында тагын да тулырак белә алачаксыз. 23 апрель 19:00 сәгатьтә — “Яңа Гасыр” телеканалында күрә алачаксыз.

 tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*